Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык контроле эштә

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына бер ел булды. 2012 елның апрелендә Татарстанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлады. Ул гражданнарга хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары белән социаль челтәрне хәтерләткән яңа форматта эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда яшәүче һәркем ведомство яки муниципалитетның гаризалар тикшерү һәм аның карарларының оперативлыгы, чиновниклар эшенә бәя...

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына бер ел булды.
2012 елның апрелендә Татарстанда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлады. Ул гражданнарга хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары белән социаль челтәрне хәтерләткән яңа форматта эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстанда яшәүче һәркем ведомство яки муниципалитетның гаризалар тикшерү һәм аның карарларының оперативлыгы, чиновниклар эшенә бәя бирү кебек критерийлар буенча бәя бирә ала. «Системаның барлык статистикасы ачык. районыбыздан система эшләгән 1 елда 5 критерий буенча анда 7 гариза кергән. 7 гаризадан гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре "хәл ителгән" статусы алды. Без гаризаларның "дәлилле баш тарту" статусы алмас өчен тырышабыз. Әгәр проблема финанслау булмау сәбәпле хәл ителә алмаса, мәсьәлә гражданин күтәргән проблеманы хәл итү өчен югарыда торган ведомствога җибәрелә. Түбәндәге категорияләр, ниһаять, җыю системасында районда иң "көнүзәк" нокта булып тора; "Территорияне төзекләндерү", «Элемтә һәм почта хезмәте күрсәтү сыйфаты», "Юл торышы", "Авыл хуҗалыгы", "Җәмәгать транспорты" һәм башкалар. Системада башка файдаланучылар тарафыннан гаризаларны хуплау мөмкинлеге гамәлгә куелган, нәтиҗәдә күтәрелгән проблеманың әһәмияте арта. Ягъни сез үз бәлагезгә зарланып кына калмыйча, чит кешенекен дә хуплыйсыз, - дип билгеләде муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Резедә Нуриева. -Уңай хәл ителгән 7 гаризаны 84 файдаланучы хуплады".
"Гражданнарның "халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә шуны әйтергә була: территорияләрне төзекләндерү, элемтә һәм почта хезмәткәрләре сыйфаты проблемалары, шулай ук калганнары уңышлы хәл ителде, бу хакта файдаланучылар системада (+9) калдырган бәя сөйли,- ди эшен йомгаклап Резедә Нуриева. - Халыкка тагын бер кат шуны исләренә төшерәбез: "Халык контроле" системасында эшләү өчен uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинет теркәргә кирәк һәм анда заявка калдырырга, аңа фотоңны беркетергә, картада урынны билгеләргә һәм аны тикшерүне күзәтергә. Система регламенты нигезендә 10 көн дәвамында гариза бирүче җавап ала. Шулай ук IOS һәм Android платформасында җайланма өчен "Халык контроле" системаның мобиль версиясе эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев