Герой «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Куйбышев Затоны поселогыннан Евгений Матросов 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән.
Ул Донецк Халык Республикасында урнашкан хәрби частька беркетелгән. Бу хәрби часть сугышчыларына бик күп авыр сугышларда катнашырга туры килде. Бигрәк тә Авдеевка өчен көчле сугышлар барды. Нәкъ шунда 2023 елның декабрендә Авдеевка янындагы сугышларда рядовой Матросов мина шартлау нәтиҗәсендә авыр яралана һәм аның гомере Горловка - Луганск - Дондагы Ростов - Красногорск – Белогорск госпитальләрендә дәвам итә. Евгений 2024 елның көзендә генә демобилизацияләнә һәм гадәти тормышка кайта. «Мин бары тынычлык булуын телим», - ди ул.
2024 елның гыйнварында Евгений «Батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителгән, ләкин ул аңа бер елдан соң гына бирелде. Бүләкне аңа район хәрби комиссары вазифаларын башкаручы Рәмис Дәүләтшин тапшырды.
2025 елның гыйнварында, сугышчы турында белгәч, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева Евгенийны үз карамагына ала һәм аңа тыныч тормышка җайлашырга ярдәм итә.
– Мәсьәләләр күп, - ди Ирина Алекксандровна. - Башта госпитальдән госпитальгә күчкәндә югалган документларны торгызырга, аннары инвалидлык рәсмиләштерергә кирәк булды. Моның өчен медицина-санитар экспертизасы узарга, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алырга кирәк, ә ул хәрби частьта калган. Әмма Евгений проблемаларны ныклык белән хәл итә һәм тыныч тормышка җайлаша. Иң мөһиме, ул яраткан коллективына кайтты – «Гипс компаниясе» ҖЧҖга эшкә чыкты.
Сугыш кичкән, авырлыклар алдында куркып калмаган, полкташларын ташламаган солдат, бүләкне алганда, шактый дулкынланды.
Бүләкләү тантанасында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең яшь армиячеләре катнашты. Патриотларның яшь буыны өчен бу мизгел бик мөһим булып чыкты! Алар чын герой, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаган кеше белән очрашты.
Без геройга сәламәтлек һәм уңышлар телибез. Махсус хәрби операция ахырына якынлашыр һәм тиздән сугышчыларыбыз якыннары янына әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев