Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гадәттән тыш хәл? 112гә шалтырат

Теләсә нинди көтелмәгән хәлдә иң мөһиме-кешеләрне саклап калу. Нәкъ менә шуның өчен барлык хезмәтләр һәм структураларның бердәм һәм тиз рәвештә эш итүләре, ә җирле үзидарәләрнең аларга һәръяклап ярдәм күрсәтүе кирәк.

РФ Президентының "РФ территориясендә ашыгыч хезмәтләр чакыруны тәэмин итү системасын камилләштерү турында"гы 2010 елның 28 декабрендәге 1632 нче Боерыгы нигезендә, муниципаль район башкарма комитетының 2012 елның 25 гыйнварындагы 18 нче карары белән "ТР Кама Тамагы муниципаль районы гражданнарны яклау идарәсе" МКУ төзелде.

Муниципаль учреждение муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан гадәттән тыш хәлләрне (янгыннар, террорлык актлары, электр линияләре өзелү, газ шартлау һ.б.) булдырмау һәм бетерү максатларында оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләр янаганда һәм килеп чыкканда оператив хәл итү, кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүдә һәм коткаруда барлык гамәлләрне координацияләү өчен эшли.

МР гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илсур Хәмидуллин бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәм күрсәтүдә беренче тәҗрибә турында сөйләде.

«Штатта 4 кеше, барысы да узган елның декабрь аенда Казанда МЧСның укыту үзәгендә өйрәнүләр үтте. Эш өчен кирәкле һәм заманча җиһазлар бар. Кыска гына вакыт эчендә безнең диспетчер хезмәте алты чакыру кабул итте. Ә 1 мартта 23 сәгать 15 минутта 112 номерына Казан шәһәреннән килгән бензовоз шоферы шалтыратты, ул нефтебазадан менгәндә, радиостанция янында, машина белән идарә итә алмый һәм машина юлга аркылы баса. Юл идарәсе ярдәме белән мәсьәлә хәл ителә һәм иртәнге якта Околицага юл ачыла.

17 мартта 112 номерына Ульяновскийдан килгән, адашкан ике балыкчы шалтырата, алар машиналары калдырылган Сөйки авылыннан "Долгая Поляна" ягына Идел буенча 4 км.юл уза. Берсе аяк киемен югалта һәм шуңа күрә юлын дәвам итә алмый. Эчке эшләр бүлеге, үзәк дәваханә һәм Буадан 1 нче номерлы зона эзләү һәм коткару отряды эзләү эшенә керешә. «Буран" белән полицийскилар балыкчыларны машиналарына кадәр алып кайта (алар дәваханәгә барудан баш тарта).

Эзләү вакытында алар белән Спасс муниципаль районы гражданнарны яклау идарәсе элемтәдә тора һәм бу очракта без спасслылардан ярдәм сорадык».

Районнарның гражданнарны яклау идарәләре (ГЯИ) көнгә 2-3 тапкыр селектор киңәшмәләрендә аралаша һәм республикадагы барлык хәлләрдән дә хәбәрдар һәм бер-берсенә ярдәмгә килергә әзер.

Гражданнарны яклау идарәсе район территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү өчен куркынычлык дәрәҗәсе буенча реестр-территория паспортлары төзи һәм һава торышы мониторингын алып бара, көн саен торак пунктлардагы юллар торышы турында сводка төзелә, юллардагы проблемаларны бетерү өчен башкарма комитеты җитәкчесенә җиткерелә. Казан шәһәренең кризислы хәлләр идарәсе үзәге көндәлек оператив фараз җибәрә һәм ул райондагы 25 хезмәткә таратыла. Диспетчер гадәттән тыш хәлләрнең барлык очраклары өчен эшләнелгән алгоритм гамәлләренә нигезләнеп эш итә.

Хәзерге вакытта үзара эшләүне оештыруны камилләштерү максатында ГЯИ һәм МЧС, Татавтодор, электр челтәре, РУЭС, ЦРБ, РОВД, газ хезмәте кебек оешмалар белән өч яклы килешү әзерли.

112, шулай ук 2-13-93 номеры буенча тәүлек дәвамында кешеләрдән гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр кабул ителә. Әгәр сезгә ашыгыч ярдәм кирәк икән, 112 номерын җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X