Чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары сатудан алына. Исемлек белән танышыгыз!
Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, атап әйткәндә, Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләрен сатуны тыя башлады. Ведомство кайбер эшләнмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен ачыклаган. Лаборатор тикшерүләр югарыда телгә алынган компанияләр тарафыннан җитештерелгән кайбер товарларның санитар-химик һәм токсикологик нормативларга туры килмәвен күрсәткән. Дәгъвалар иң беренче чиратта Henkel продукциясенә...
Роспотребнадзор чит илдә эшләнгән юу һәм чистарту чаралары, атап әйткәндә, Henkel, Procter&Gamble һәм Colgate-Palmolive фирмасы әйберләрен сатуны тыя башлады.
Ведомство кайбер эшләнмәләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен ачыклаган.
Лаборатор тикшерүләр югарыда телгә алынган компанияләр тарафыннан җитештерелгән кайбер товарларның санитар-химик һәм токсикологик нормативларга туры килмәвен күрсәткән. Дәгъвалар иң беренче чиратта Henkel продукциясенә кагыла: кара исемлектә «Вернель. Весенняя свежесть» кондиционеры, «Персил. Эксперт Сенсетив» кер юу порошогы һәм «Пемос детский» чистарту чарасы.
Моннан тыш, савыт-саба юу өчен Fairy Platinum, «Palmolive Натурэль. Интенсивное увлажнение Олива и Увлажняющее молочко» сыек сабыны һәм башкалар да бар. Бу товарларны әйләнештән алырга тиешләр.
http://www.almet-rt.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев