Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буалы ир-ат 95 процент пешү алды

23 июль көнне, кичке биш сәгатьләр тирәсендә Буаның Космовский урамында яшәүче 1971 елгы ир-ат каты пешә. Ул үзенең ишегалдында торучы ясалма тимер мичен кабызганда ут утынга тизрәк элсен өчен сыек ягулык кулланган. Нәтиҗәдә ут "гөлт" итеп кабынып ир-атның киемнәренә һәм чәчләренә, тәненә дә үрләгән. Ул каты пешүдән һәм авыртудан аңын...

23 июль көнне, кичке биш сәгатьләр тирәсендә Буаның Космовский урамында яшәүче 1971 елгы ир-ат каты пешә.

Ул үзенең ишегалдында торучы ясалма тимер мичен кабызганда ут утынга тизрәк элсен өчен сыек ягулык кулланган. Нәтиҗәдә ут "гөлт" итеп кабынып ир-атның киемнәренә һәм чәчләренә, тәненә дә үрләгән. Ул каты пешүдән һәм авыртудан аңын җуйган. Дәваханәгә китергәч, ир-атның иң югары дәрәҗәдә - 95 процент пешү алуы ачыклана.

Хәзер район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегендә табиблар аның тормышы өчен көрәшәләр.

http://www.buinsk-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев