Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче Равил Кадыйров юбилеен билгеләп үтә

- Ир-атка тиеш хезмәтләрнең барысын да диярлек башкарырга туры килде миңа, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем Равил Бакир улы. 1957 елның 13 мартында Иске Казиле авылында дөньяга килә ул, 1972 елда авыл 8 еллык мәктәбен тәмамлап, Апас районы Борнаш урта мәктәбенә юл ала. - Ул вакытта шәһәргә китеп төпләнү мөмкинлеге...

- Ир-атка тиеш хезмәтләрнең барысын да диярлек башкарырга туры килде миңа, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем Равил Бакир улы.
1957 елның 13 мартында Иске Казиле авылында дөньяга килә ул, 1972 елда авыл 8 еллык мәктәбен тәмамлап, Апас районы Борнаш урта мәктәбенә юл ала.
- Ул вакытта шәһәргә китеп төпләнү мөмкинлеге булса да, күңел шәһәрне якын итмәде. Минем өчен туган авылымнан да якын, кадерле җир юк. Ике ел Германиядә хезмәт итеп, армиядән соң кабат туган авылыма кайттым. Берәр уку йортына керү хыялы күптән бар иде һәм Арча авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлап, кулга зоотехник белгечлеге алдым һәм үзебезнең "Ленин" исемендәге колхозга баш зоотехник булып билгеләндем, - дип искә ала бүген 60 яшен тутырып та яшьләргә үрнәк булырдай көр күңелле Равил Кадыйров.
Шул ук елны кызыл дипломлы белгечнең югары оештыру сәләтен күреп, парторг итеп билгелиләр. Белемгә омтылган егет көзен читтән торып Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә һәм биология факультетын тәмамлап, укытучы һөнәрен дә үзләштерә. Шактый гына авыл хуҗалыгы өлкәсендә тәҗрибә туплаган егеткә, күрше "Искра" һәм "Алга" колхозларында рәис һәм районның хәзерләүләр конторасында директор вазыйфасында да хезмәт куярга туры килә.
Иске Казиле авылында алар үрнәк гаиләләрнең берсе. Тормыш иптәше Фирдәвес апа белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Россиянең мәгариф отличнигы Фирдәвес апа озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Кызлары Эльмира югары белемле, Казан шәһәрендә үз гаиләсе белән көн күрә, уллары Радик шулай ук югары белем алган, өйләнгән (күп тапкырлар авыл сабантуеның баш батыры) бүгенге көндә үз яннарында яши.
Булганнан бар да була дигәндәй, әллә каян балкып торган өйләрен, зур мал-туар абзарларын Равил абый үз куллары белән төзи, җәй көннәрендә чәчәккә күмелгән алмагач бакчасын да үзе утырта.
- Авылда яшәгәч, барысы да кирәк, бигрәк тә безнең гаилә мал-туар асрарга ярата. Үземнең бабамнар да колхозга 5 ат биреп кергәннәр, шулай булгач, нигез атлы булырга тиеш минемчә, - ди ул атлары белән горурланып.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев