13 март 2017 яңалыклары
-
Бүген Кама Тамагы районы Иске Казиле авылында милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче Равил Кадыйров юбилеен билгеләп үтә
- Ир-атка тиеш хезмәтләрнең барысын да диярлек башкарырга туры килде миңа, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем Равил Бакир улы. 1957 елның 13 мартында Иске Казиле авылында дөньяга килә ул, 1972 елда авыл 8 еллык мәктәбен тәмамлап, Апас районы Борнаш урта мәктәбенә юл ала. - Ул вакытта шәһәргә китеп төпләнү мөмкинлеге...
-
Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылының мәдәният йортында Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан “Сезнең өчен гүзәл затлар” дип аталган кичә булды
Әлеге бәйрәмне клуб мөдире Айрат Кадыйров ачып җибәрде, шулай ук авыл җирлеге депутаты Рафикова Роза барлык хатын кызларны бәйрәм белән котлады. Чарада әниләргә багышланган шигырь, җырлар яңгырады. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.