Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәмлектә - көч

26 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашында Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлеге Советларының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Олы Карамал Җыелыш җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның агымдагы елның сигез ае йомгаклары буенча отчеты белән башланып китте. Үз чыгышында ул соңгы очрашудан соң нәрсәләр эшләнгән һәм алда торган эшләнәсе эшләр...

26 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашында Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлеге Советларының киңәйтелгән утырышы үткәрелде.
Олы Карамал
Җыелыш җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның агымдагы елның сигез ае йомгаклары буенча отчеты белән башланып китте. Үз чыгышында ул соңгы очрашудан соң нәрсәләр эшләнгән һәм алда торган эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, Бәрлегуҗа авылы зиратына йортчык төзелгән, яңа электр трансформаторы куелган, барлык авылларда каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсе хәл ителгән, санкцияләнмәгән ике чүплек бетерелгән. Шулай ук Келәр һәм Малаевка авылларында кич урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән.
Эшләнәсе эшләрдән җирлек башлыгы Бәрлегуҗа авылындагы буаны ремонтлау һәм авыл зиратын әйләндереп алу, электр баганаларын алыштыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләрне билгеләде.
Эдуард Илгизәр улы, шулай ук Олы Карамал авылында мулла вазыйфасын башкаручы Миндил Мөхәммәтшин зиратта өмәләр үткәргәндә халыкның пассив булуын ачынып сөйләделәр. Быел биредә мәчет төзелә башлады, кирпеч кайтартылган. Шундый игелекле эшне башлаганда-фундамент салганда күпләр читтә калган. Киләчәктә алар да эштә актив катнашсын иде дигән теләк белдерделәр.
Аннан сүз башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазановка бирелде. Ул торак-коммуналь, төзелеш, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау, юллар төзелеше һәм ремонтлау турында сөләде. "Фоника гипс" ААҖ эше белән таныштырды, теләүчеләргә анда эш урыннары булуы турында ассызыклады. Мәгариф өлкәсе, өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү эше турында мәгълүмат бирде. Районның терлекчелек һәм үсемлекчелек тармаклары эшен яктыртты, бүгенгесе көндә уңышлы гына эшләп килүче район эшмәкәрләре эше белән таныштырды. Болар барысы да слайдлар күрсәтү белән алып барылды.
Милек буенча "Кама Тамагы" АХП белгече Ринат Ишмиев салам, ашлык кирәк булмаган, терлек тотмаган җир пае хуҗаларына җир пайларын АХПга сату мөмкинлеге булу турында сөйләде.
РФ ЭЭМ "Юрары Ослан" муниципаль районара бүлегенең Кама Тамагы полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов райондагы криминоген хәл белән таныштырды һәм республиканы тетрәндергән соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә сак булырга чакырды, телефоннан шалтыратучы алдакчыларның күбәюен әйтте.
Кече Карамал
Муниципаль район җитәкчелеге, район хезмәтләре вәкилләре белән очрашуга мәдәният йортына Кече Карамал, Уразлино, Сатлыган авылында яшәүчеләр җыелган иде.
Эшләнелгән эшләр һәм көн тәртибендә торучы хәл ителәсе мәсьәләләр белән Уразлино башкарма комитеты белгече Мөнир Хәмидуллин таныштырды. Аннан мәдәни социаль билгеләнештәге учреждениеләр эшенә тукталды. Мәдәният йорты, почта, кибет эшеннән халык канәгать. Уразлинода яңа кибет ачылган, Шәхси эшмәкәр Радик Кәримов авыл халкын кирәкле көндәлек товарлар белән тәэмин итеп тора. Мөнир Габдулла улы Уразлино авылы зиратында үз көчләре белән төзегән йортчык өчен Әлфит Хәбибуллин һәм Мөнир Динмөхәммәтовка барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде. Газүткәргеч линиясе тәртипкә китерелгән, аларга комачаулаган агачлар киселгән, территорияләрне санитар чистарту буенча өмәләр үткәрелгән. Агымдагы елда Уразлино авылында йортларга су үткәрү эше башланган. Бу максатларга хакимият тә зур ярдәм күрсәткән, халыктан 70 мең сум акча җыелган. Бу акчаларның барысы да эштә тотылган, шулай ук алда эшләнәсе эшләр дә шактый калган. Су исә халыкка көн дә кирәк, шуңа күрә дә бу уңайдан эмоциональ чыгышлар күп булды. Медицина хезмәте күрсәтү, Кече Карамалда ФАПны ремонтлау, авыл эчендәге һәм керү юлларын ремонтлау мәсьәләләре дә проблемалы булып кала. Киләчәктә авылларда булган күлләрне чистарту, зиратны әйләндереп алу планлаштырыла. Уразлинода яшәүчеләр авыл яныннан үтүче трассага тиешле юл билгеләре куюны сорады.
Кыш айларында урамнарны кардан чистарту өчен үз тракторы булган хуҗа белән килешү төзелгән. Әйтелгәннәргә йомгак ясап, ике җыелышта да МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларда 45 нче бер мандатлы Апас сайлау округы буенча сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев