Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда яшәүче 35 яшькә кадәрге бала тапкан хатын-кызларга 100 мең бирергә мөмкиннәр

Татарстанда авыл җирендә 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан әниләргә дәүләт – 50 мең, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум бирә. Әмма белгечләр, 29 яшь белән чикләнмичә, аны 35 яшькә кадәр күтәрергә кирәк, дигән фикердә. Татарстанның Дәүләт Советында узган Социаль сәясәт комитеты утырышында әлеге ярдәм чарасын федераль дәрәҗәгә җиткерү һәм яшь күрсәткечен күтәрү кирәклеге турында сүз булды.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова сүзләренчә, бүген республикада 4 миллион да 5 мең кеше яши һәм бу иң зур күрсәткеч. – Татарстанда моның кадәр кеше беркайчан да яшәмәгән. Әмма бу демографик мирасны саклап калып булырмы? Шул ук вакытта демографик вазгыятьне туучылар санын арттыру юлы белән генә яхшыртып булмый. Ни өчен дигәндә, 1990 еллардагы “демографик чокыр” буыны үсеп җитте, – диде спикер.

2018 елдан республикада авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга күрсәтелә торган ярдәм чараларының нәтиҗәлелегенә дә анализ ясады. Белгәнегезчә, беренче баласы тугач, 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга – 50 мең сум, ә 29 яшенә чаклы өченче баласын тапканнарга 100 мең сум акча бирелә. – 19 яшькә кадәрге төркемгә бу чаралар йогынты ясамаган, туучылар саны монда өч тапкырга кимегән. 20-24 яшь төркемендә кимүне туктатып булды. 25-29 яшь төркемендә үсеш тенденциясе күзәтелә. Тагын бер факт – әниләрнең уртача яше – 29. Бу саннарга караганда, әниләр яшәрмәде. Шуның белән туулар календаре авышты, – диде Чулпан Илдарханова.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев