Авылда яшәүче 35 яшькә кадәрге бала тапкан хатын-кызларга 100 мең бирергә мөмкиннәр
Татарстанда авыл җирендә 25 яшенә кадәр беренче баласын тапкан әниләргә дәүләт – 50 мең, 29 яшькә кадәр өченче баласын табучыларга 100 мең сум бирә. Әмма белгечләр, 29 яшь белән чикләнмичә, аны 35 яшькә кадәр күтәрергә кирәк, дигән фикердә. Татарстанның Дәүләт Советында узган Социаль сәясәт комитеты утырышында әлеге ярдәм чарасын федераль дәрәҗәгә җиткерү һәм яшь күрсәткечен күтәрү кирәклеге турында сүз булды.