Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ат-автомобиль узышы

28 июльдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасында түбәндәге маршрут буенча инвалид-спортчыларның катнаш ат-автомобиль узышу була: Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык Бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле-Буа-Яр Чаллы. Эшнең төп максаты - инвалидларны социаль тернәкләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-савыктыру чаралары оештыруда тәҗрибә уртаклашу, дустанә элемтәләрне ныгыту, тарих һәм мәдәни истәлекләр турындагы проектларны гамәлгә куюга акча җыю. Узышта...

28 июльдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасында түбәндәге маршрут буенча инвалид-спортчыларның катнаш ат-автомобиль узышу була: Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык Бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле-Буа-Яр Чаллы.

Эшнең төп максаты - инвалидларны социаль тернәкләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-савыктыру чаралары оештыруда тәҗрибә уртаклашу, дустанә элемтәләрне ныгыту, тарих һәм мәдәни истәлекләр турындагы проектларны гамәлгә куюга акча җыю. Узышта катнашучылар һәм аларны озата баручы кешеләр өч Газель машинасында һәи ике атта хәрәкәт итә. Әлеге чара кысаларында муниципаль бермәлекләрдә кабул итүче як белән килешү нигезендә инвалидлар хәрәкәте активистлары белән очрашулар үткәрелә, концертлар куела, тарихи һәм мәдәини истәлекләрне торгызуга акча җыю максатында инвалидларның картиналары һәм сәнгать әсәрләрен сату аукционнары оештырыла. Безнең районга узышта катнашучылар 4 августта төш вакытына килеп җитә һәм икенче көннең иртәсенә кадәр бездә булачак. Әлеге чара ТР тарих һәм мәдәни истәлекләрне торгызу фонды патронажында, ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшсече Минтимер Шәймиев попечительләр советы рәисе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев