21 июль 2014 яңалыклары
-
Юллаучылар өчен
Кызыл поликорбанаттан ясалган әлеге матур йортчык ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Чишмә Кыртапа авылы янында. Йортчыкның каркасы тимер торбалардан эшләнгән. Су алу өчен кранлы шланг куйганнар. Милли нәкышле сөлге элгәннәр, кружкасы да бар. Ике яклап эскәмияләр тора. Боларның барысын да Кыртапа авылында яшәүче Асфан Гыйлфанов ясаган. Моны үзенең туган...
-
Ат-автомобиль узышы
28 июльдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасында түбәндәге маршрут буенча инвалид-спортчыларның катнаш ат-автомобиль узышу була: Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык Бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле-Буа-Яр Чаллы. Эшнең төп максаты - инвалидларны социаль тернәкләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-савыктыру чаралары оештыруда тәҗрибә уртаклашу, дустанә элемтәләрне ныгыту, тарих һәм мәдәни истәлекләр турындагы проектларны гамәлгә куюга акча җыю. Узышта...
-
Украниналыларга ярдәмгә
Районда Украинадан китәргә мәҗбүр булучыларга гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Беренче кирәк-ярак әйберләре, туклану продуктлары, өс киемнәре кирәк. Ярдәм социаль яклау бүлегендә көн саен 8.00-17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Тел: 2-15-57.