Җәмгыять
2 майда Уразлино авыл җирлегенә кергән авылларында зират өстендә өмә үткәрелә
Зиратларны тиешле тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы, намус эше. Язын-көзен, "Авыл бәйрәмнәре" алдыннан мәңгелек йортыбызда оештырылган өмәләрдә бергәләп эшләп алу күңелгә илаһи бер җиңеллек, канәгатьлек хисе алып килә. 2 майда Уразлино авыл җирлегенә кергән Кече Карамал, Сатлыган, Уразлино авылларында зират өстендә өмә үткәрелә. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллинның авыл халкы, кайткан...
Зиратларны тиешле тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы, намус эше.
Язын-көзен, "Авыл бәйрәмнәре" алдыннан мәңгелек йортыбызда оештырылган өмәләрдә бергәләп эшләп алу күңелгә илаһи бер җиңеллек, канәгатьлек хисе алып килә.
2 майда Уразлино авыл җирлегенә кергән Кече Карамал, Сатлыган, Уразлино авылларында зират өстендә өмә үткәрелә. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллинның авыл халкы, кайткан кунакларның изге эштә актив катнашуына шиге юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев