31 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Чаңгычыларыбыз
25 гыйнварда Сөйки авылында 1996-1999 елда туган кызлар һәм егетләр арасында чаңгы ярышлары буенча «Татарстан өметләре» муниципаль районның шәхси-команда беренчелеге булды.
-
Бизнес кечкенә – бурычлар зур
Узган җомгада авылара үзәк китапханәнең актлар залында муниципаль районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" утырышы үткәрелде, аны мр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов үткәрде.
-
Футбол турниры
Киләсе якшәмбедә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында мини-футбол ярышлары үткәрелә. Районыбызның ирләр җыелма командасы әлеге этапта кайбер районнар командалары белән көч сынаша. Финалда җиңүчеләр республика турына барачак.
-
Ял сәгатьләрендә
Узган атнада Рудник урта гомумбелем бирү мәктәбенең укытучылар коллективы 5-11 сыйныф укучыларын башкалабызга ТР Милли музеена алып барды. Укучылар бу көнне шулай ук «Мега» күңел ачу үзәге шугалагында булды, «Тандем» күңел ачу үзәгендә фильм карады.
-
Китапханәчеләр семинары
Узган атнада авылара китапханәдә китапханә хезмәткәрләренең «Китапханә сайлау кампаниясенең мәгълүмати киңлегендә» темасына семинары үткәрелде. Аның максаты - сайлау хокукы тармагында китапханә хезмәткәрләренең, шул исәптән сайлау комиссияләре әгъзалары буларак, хокукый белемнәрен арттыру. Мондый әзерлек китапханәчегә үз укучысына сайлаучының хокукы һәм вазыйфаларын һөнәри аңлатырга, килеп туган сорауларга җавап бирергә мөмкинлек бирә.