30 март 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы район прокуратурасы хезмәт законнарын үтәүдә даими күзәтчелек алып бара
Бу өлкәдә закон бозулар турында район прокуроры урынбасары Денис Суглов сөйли. - Прокуратурага хезмәт законнарын бозу фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализдан күренгәнчә, аларның күпчелеге хезмәт хакын түләмәү белән бәйле шикаятьләргә туры килә. 2015 елда хезмәт законнарын бозуның 305 очрагы теркәлгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт законнары таләпләрен бозуны бетерү буенча 19...
-
ПСЧ-116 башлыгы Эдуард Гыйләҗев Кама Тамагы җирлекләрнең язгы ташуга әзерлеге турында таныштырды
Ул районда су басу куркынычы зур булган авыл дип Кече Салтыкны билгеләде. Дамбага ремонт ясау һәм суүткәргеч торбалар урнаштыруга карамастан, биредә хәл элеккечә киеренке булып кала. Эдуард Вәгыйз улы шулай ук 5 апрельдә районда җирлекләрнең язгы ташуга әзерлекләрен тикшерү буенча Ростехнадзор төркеме эшләячәге турында хәбәр итте.
-
Кама Тамагы 6 спортчысы бадминтон буенча ТР беренчелегендә катнашты
28-29 мартта Казанның Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча ТР беренчелеге узды. Ярышларда тренер Альберт Ильин җитәкчелегендә районыбызның 6 спортчысы катнашты. Беренче көн нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткеч тә бар - команданың алдынгы уенчысы Дмитрий Севастьянов парлы ярышларда өченче урынны алды.