Волжские зори

Камско-Устьинский район

16+
Рус Тат
Экология

1 апрельдән Кама Тамагында санитар чистарту буенча икеайлык старт ала

1 апрельдән Татарстанда шәһәр һәм муниципаль районнарны санитар чистарту буенча икеайлык старт ала. Икеайлык 31 майга кадәр дәвам итә, аның бурычы - торак пунктларның экологик һәм санитар торышын эпидемиологик таләпләргә җавап бирү хәленә китерү. Бу чараның төп максаты - беркетелгән территорияләрне тө-зекләндерү һәм чистарту, шулай ук халыкны экология проблемаларын хәл...

1 апрельдән Татарстанда шәһәр һәм муниципаль районнарны санитар чистарту буенча икеайлык старт ала.

Икеайлык 31 майга кадәр дәвам итә, аның бурычы - торак пунктларның экологик һәм санитар торышын эпидемиологик таләпләргә җавап бирү хәленә китерү. Бу чараның төп максаты - беркетелгән территорияләрне тө-зекләндерү һәм чистарту, шулай ук халыкны экология проблемаларын хәл итүгә тарту. Бу чорда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары санитар чистарту барышын тикшерү һәм санитар-экологик таләпләрне саклауга күзәтчелек максатыннан авылларга рейдка чыгачак.
Муниципаль район хакимиятенең атналык киңәшмәсендә алда торган икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин территорияләрне билге-ләү нормасын яктыртты. Ул шулай ук беркетелгән территорияләр, парк һәм яр буе зонасын төзекләндерү бурычларына да игътибарны юнәлтте.
- Кар тиз эри, димәк, планлыштырылган эш вакытында башланачак. Аны 1 апрельне көтмичә, бүгеннән үк башлау мөһим. Эш күләмен билгеләргә, чүп-чарны законсыз түккәнгә штраф түләмәс өчен "Благоустройство" ҖЧШ белән килешүләр төзергә кирәк, - диде Владимир Павлович.
Куйбышев Затон штп һәм Тенеш штпдагы учреждение һәм оешмаларга территорияләр беркетү турындагы мәгълүматны җирлек башлыклары Николай Ефимов һәм Илнур Гыйниятов җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев