29 май 2014 яңалыклары
-
Көрәш федерациясе карары
Кама Тамагы муниципаль районының көрәш федерациясе карары нигезендә район Сабан туенда абсолют батыр исеме өчен районда даими яшәүче, ел дәвамында республика ярышларының кимендә сиксән процентында район данын яклап чыгыш ясаучы спортчылар гына көрәшә ала.
-
Иҗтимагый кабул итү
28 майда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның ышанычлысы КФУ проректоры Рияз Минзарипов гражданнар кабул итте. Иң башта кабул итүгә 9 кеше язылган иде, әмма бу көнне мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Берүк вакытта авылара үзәк китапханә бинасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде. Биредә...
-
Ике көпчәкле дуслар белән
Кама Тамагы мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы Яр Чаллыда 20-23 майда "Куркынычсыз көчәк" дип исемләнгән юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары республика этабында район данын яклады. Конкурс программасына шәхси һәм команда зачеты, иҗат конкурсы кергән иде. Биремнәр практик һәм теоретик булды. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү нигезләрен белүдә, велосипедны...