26 февраль 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагында яшәүче Рафика һәм Әлхап Хайруллиннар алтын туйларын билгеләп үтте (фото)
-
Кама Тамагы гипс руднигы ААҖ икенче урында
"Кама Тамагы гипс руднигы ААҖ "Югары социаль нәтиҗәле Россия оешмасы" Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында җитештерү өлкәсе оешмаларында производство травмасы һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен" номинациясендә икенче урын алды. 20 февральдә Татарстан Республикасында социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссия утырышында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры предприятиенең генераль директоры урынбасары Сергей...
-
Илгизәр Харисов “Кама Тамагы” АХПның берьюлы өч терлекчелек бүлекчәсендә – Олы Бортас, Көрәле һәм Тәмтедә участок мал табибы булып эшли
Илгизәр Харисов (рәсемдә) авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт куя. Бүген ул "Кама Тамагы" АХПның берьюлы өч терлекчелек бүлекчәсендә - Олы Бортас, Көрәле һәм Тәмтедә участок мал табибы булып эшли. Эшләү дәверендә ике тапкыр Казан ветеринария Академиясенең махсус курсларында белемен арттырган. - Узган елның көзендә мин үз бүлекчәбезгә Илгизәр Әхмәтхан улын...
-
Көрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез Ибраһимова Зөлфия Заһид кызының 28 февральдә 55 яшьлек юбилее
Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа теләкләрнең иң изгесен телибез: кайгы күрми, әти белән пар канатлы булып тигез гомер итегез. Тырышлыгың, хезмәт сөючәнлегең, тормышның тәмен белеп, аны яратып яшәвең белән безгә үрнәк булып торасың. Сиңа нык сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез. Без бәхетле, әнкәй, син булганга, Балам, диеп өзелеп торганга. Рәхмәт әйтеп,...
-
Район үзәгендә яшәүче әтиебез Әлһап Вафа улы һәм әниебез Рәфика Исмәгыйль кызы Хәйруллиннарның 26 февральдә Алтын туйлары
Кадерле әти-әниебез! Бүген сезнең өчен һәм сезнең белән бергә безнең өчен дә кадерле, истәлекле көн. Алтын туйларын каршылау бөтен кешегә дә насыйп булмаган бәхет. Сез үзегезнең гаиләгезне кордыгыз, 50 ел бергә гомер кичердегез, балаларыгызны үстереп кеше иттегез, оныклар сөеп аларны да үстерергә зур ярдәм итәсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!...
-
Кама Тамагы Затон урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Никита Никифиров F2Р яңа радиомодельләр классында көмеш призер булды
23 февральдә Валерий Чкалов кубогына бүлмәдә очучы модельләр буенча авиомодельче-мәктәп укучылары ярышлары узыды. Ярышта 358 яшь спортчы катнашты, 9 комплект медаль тапшырылды. Затон урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы, өстмә белем бирү педагогы Андрей Серебряковта тәрбияләнүче Никита Никифиров F2Р яңа радиомодельләр классында көмеш призер булды. Никита муниципаль район башлыгы Павел Лоханов...
-
Бадминтон буенча Кама Тамагы районы кубогына ярышлар (фото)
Бадминтон буенча Кама Тамагы районы кубогына икенче тур кысаларында "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда 62 спортчы катнашты. Турнирның иң яшь катнашучысына - 6, иң өлкәненә - 61 яшь. Ярышлар ике яшь категориясендә узды. Кубокның өченче туры 2016 елның апрелендә үтәчәк.
-
Кама Тамагы Үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиев узган елгы эшчәнлек йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды
Медсовет эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов һәм МР башлыгы Павел Лоханов катнашты. Муниципаль берәмлекләрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында безнең район дәваханәсе ел йомгаклары буенча 27 урында тора. 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда эшчәнлек күрсәткечләре сизелерлек яхшырган. Районның сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген билгеләүче төп демографик күрсәткечләрне...