Кадетларда яңа ел кичәсе
18 декабрьдә Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында кадетларның Яңа ел балы үткәрелде. Ул Идел буе федераль окргугында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле инициативасы белән оештырылды.
Тантанага ТР кадет мәктәпләреннән 239 кадет килгән иде. Булачак офицерларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, рәхмәт хатлары тапшырдылар. Укуларында уңышлар, тугры дуслар, яңа казанышлар Ватанга...