Берләшегез, бердәм булыгыз!
2 гыйнварда Һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе-рәбигуль-әүвәл башланды.
Бу- Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) туган ай. "Мәүлид" гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата. Әлеге уңайдан ай дәвамында дини мәҗлесләр, мохтаҗларга ярдәм чаралары оештырыла. Иншалла, соңгы елларда дини бәйрәмнәр ил күләмендә билгеләп үтелә. Мәүлид бәйрәмен 15 гыйнварда район туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ихлас,...