Яшьләр авылда эшләргә әзер
Егерме җиде яшьлек зоолог Александр Степанов ике ел элек Тәмтегә кайта. КДУның биофагын тәмамлаганнан соң курсташларыннан кемдер фән, кемдер балык үрчетү белән шөгыльләнә башлый. Александр фермер булып китә.
- Университетны тәмамлаганнан соң шәһәрдә, авылда эшкә урнашып карадым, әмма шәһәрдә яшәр урын, авылда эшләр җир юк. Мине авылда кече эшмәкәрлекне хуплауның...