19 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Донор көннәре
Үзәк район сырхауханәсендә 21 ноябрьдә 9.00дан 14.00 сәгатькә кадәр Донор көне оештырыла. Кан һәм аның компонентларына мохтаҗ булган авыруларга ярдәм итәргә теләге булучыларны түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Кама Тамагы штп, Гагарин урамы, 80нче йорт, 1нче кат, ЦРБ. Донорларга тапшырылган кан яки аның компонентлары өчен 300 сум күләмендә акча түләнә,...
-
Бердәм консультация көне
Татарстан Республикасында Росреестр идарәсе оешуның дүрт еллыгына бәйле рәвештә, 20 ноябрьдә Кама Тамагы штп, Калинин урамы,1 адресы буенча урнашкан бинада 2нче катта (1нче бүлмә) кадастр, салым хезмәте, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, опека һәм попечительлек органнары, пенсия фонды белгечләрен һәм башкаларны җәлеп итеп, «Бердәм консультация көне» үткәрелде.
-
Кабат бакчага йөргән өчен түләү турында
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына йөргән өчен түләү артачак, әмма аны икегә бүлеп түләү мөмкинлеге бар- компенсация алганчы һәм алганнан соң. Моны Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
-
«Умарина» кунакка килә
Мәдәният учаклары күрше районнар белән тәҗрибә уртаклаша. 23 ноябрьдә Мордва Каратае авылына Тәтеш районыннан «Умарина» җыр һәм бию фольклор ансамбле һәм «Волжанка» ветераннар хоры кунакка килә.
-
Хәлнең җитдилеген аңлап
Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев рәислегендә район террорлыкка каршы комиссия утырышы үткәрелде. Зөфәр Галимулла улы билгеләп үткәнчә, республикада террорлык куркынычының «сары дәрәҗәсе» игълан ителде, шуңа күрә максималь сизгерлек күрсәтергә, шикле кешеләр, транспорт күргән очракта шунда ук компетентлы органнарга хәбәр итәргә кирәк. Барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә килгән кешеләргә,...
-
«Халык контроле» эштә
Татарстан Республикасында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апрель аеннан эшли. Анда 26 категория буенча мөрәҗәгатьләр тикшерелә. Аның эше ТР Президенты Указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән регламентлана. Максаты- хакимият белән халык арасындагы элемтәне җайга салу. Безнең районда халык контроленең ничек эшләве турында МР башкарма комитетының эшләр идарәчесе...
-
Миграция таләпләре
Район прокуратурасы миграция законын үтәүне тикшерде. Тикшерү вакытында «Стройсервис» ООО директоры урынбасары Дмитрий Тюринның «Кече кариле-Балтач» автоюлы төзелешенә чит ил гражданнарын эш кә җәлеп итүгә рөхсәте булмыйча Үзбәкстан Республикасының биш гражданинын төрле эштә эшләүчеләр сыйфатында «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый положениесе турында»гы Федераль закон таләпләрен бозып эшкә алуы ачыкланды....
-
Милләтпәрвәр шагыйрь
Лачыннар оя корган як, Тау ягым-туган ягым. Илләр гиздем, табалмадым, Мондый ямьле җир тагын. Хәмид Вәлиди Районыбыз - гүзәл Кама Тамагының шан-шәрифләре ерак-еракларга таралган. Район авылларында туып- үскән, татар әдәбияты сәнгате, мәдәниятенең төрле чорларында игелекле эш күрсәткән олуг шәхесләребез бихисап. Фатих Халиди, Ибраһим Гази, драматурглар Мөхәммәд Әблиев, Туфан Миңнуллин, Рәдиф...
-
Фәнни һәм студент эшләре олимпиадасында катнашырга чакырабыз
1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәте идарәсе наркоманлыкны һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү тармагында фәнни һәм студентлар эшләренең ел саен үткәрелә торган бөтенроссия олимпиадасының республика этабын үткәрә. Әлеге конкурсның максаты - яшьләрнең иҗади сәләтен,фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, галимнәр һәм...
-
Бердәм россиялеләр конференциясе
Узган дүшәмбедә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үткәрелде. Анда җирле бүлекчә сәяси советы секретаре Зөфәр Гарәфиев рәислек итте. Конференция эшендә партиянең Татарстан региональ бүлеге сәяси советы членнары Ләйсән Мортазина, муниципаль район вәкаләтле орган депутатлары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, "Бердәм Россия" партиясе членнары һәм...