18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Күңелле гаилә
"Идел таңнары"- "Волжские зори» газетасы редакциясе күп балалы гаиләләр арасында кызык фоторәсемнәр конкурсы үткәрә. 2016 елның беренче яртысына газетага язылган районда яшәүче күп балалы гаиләләр бәйгедә катнаша ала. Гаилә тормышыннан кызыклы фоторәсемнәрне почта аша да, газетаның электрон адресына да җибәрергә мөмкин kamskoe-ustie.ru
-
Әбүнәчеләр игътибарына
Районның барлык элемтә бүлекләрендә "Идел таңнары"- "Волжские зори" газетасына язылу башланды. Шәхси затлар өчен 6 айга язылу- 534 сум, юридик затлар өчен- 549 сум. Шулай ук хат ташучылар аша һәм редакциядә дә газетага язылырга мөмкин.
-
Билгеләнү
Наталья Зиннәтова - ГАУСО "КЦСОН "Богородский рай" директоры. Наталья Юрьевна 1980 елны Ставрополь өлкәсе Грачёв районы Бешпагир авылында туган. 2011 елны социаль педагогика белгечлеге буенча Ставрополь дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Соңгы вакытта Кама Тамагы штп. "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
-
Турыдан-туры түләүләр
Узган җәйдә Татарстанда РФ социаль иминләү фондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты тормышка ашырыла башлады. Бу очракта эш бирүче түгел, социаль иминләү фонды филиаллары хезмәткәрләргә турыдан-туры пособиеләр исәпли һәм аларны шәхси счетка күчерә яисә почта аша җибәрә. Безнең районда бу пилот проектының ничек тормышка ашырылуы турында белү өчен газетабыз хәбәрчесе ТР...
-
2016 елга БДИ расписаниесе проекты
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән. Имтиханнар ике этапта узачак: вакытыннан алда һәм төп. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, БДИның вакытыннан алда этабы 2016 елның 21 мартына үткәрелә. БДИның төп этабы сайлап алынган...
-
Бүген Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасына керешү тантанасы була
Бүген, 18 сентябрьдә, яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе була. Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. Татарстан лидеры ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка чакырылган кунаклар каршында ант бирәчәк. Әлеге чарада РФ Президентының Идел буе федераль төбәгендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич,...
-
Россиядә пенсия яше 2016 елдан артырга мөмкин
РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә, чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы. Басмада билгеләп үтелгәнчә, бюджетны проектлауның соңгы вариантындагы хисаплар буенча 2017 ел башына Резерв фондында 0,5 трлн сумнан аз гына артыграк акча кала һәм...
-
Һава температурасы +5 градуска кадәр төшә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 19 сентябрьга каршы төндә республиканың кайбер төбәкләрендә һава температурасы 5-10 градус кына тәшкил итәчәк. Бүген, 18 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндезге һава температурасы 19-22 градус тәшкил итә. Казанда да явым-төшем булу ихтимал....