16 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы Шәпкә авылының хөрмәтле аксакалы – Әхмәтҗанов Фатыйх Сираҗи улына 90 яшь тулды
Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Балачагында яшен суга, моны күреп алган янәшәсендәге кешеләр шундук аны җиргә күмә. Шул рәвешле, ул исән кала. Ходай аңа озын гомер насыйп итә. 12 яшьтән "Париж коммунасы" колхозында терлекчелектә эшли. Озак еллар көтүче булып хезмәт куя. "Ул табигатьне бик ярата, җәен көн саен...
-
Кама Тамагында балалар туклануы аерым контрольдә
Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында Казанның "Егоза" шәхси балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның агулануы турындагы хәбәр шаулады. - Балалар учреждениеләрендә, шул исәптән мәктәпләрдә туклануны оештыру моның өчен җаваплы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең даими контролендә тотыла дип хәбәр итте район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров. - Ләкин күрелгән төрле чараларга карамастан, белем бирү оешмалары...
-
Кама Тамагы мәктәп укучылары хәйрия акциядә актив катнаштылар
Яңа 2016 елны бәйрәм итү һәм кышкы каникуллар белән бәйле рәвештә ТР фән һәм мәгариф министрлыгы Украинаның Луганск һәм Донецк өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнары балалары өчен яңа ел бүләкләре җыю буенча республика хәйрия акциясе үткәрә. Олы Кариле, Затон, Рудник урта, Кирельск һәм Красновидово төп гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары акциядә актив катнаштылар....
-
Кама Тамагы мәктәпләренең югары сыйныф укучылары “Код сәгате” акциясендә катнаштылар
Районның барлык мәктәпләренең югары сыйныф укучылары "Код сәгате" икенче Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акция яшьләрдә информатикага һәм программалаштыруга кызыксыну булдыруга, lТ- белгечлекләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Дәресләр уен формасында үтте, анда балаларга бер сәгать эчендә программалаштыру нигезләрен үзләштереп, үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә бу эш формасының уңайлы һәм кызыклы булуын исбатладылар.
-
Илназ Сафиуллинның йөрәген кем һәм ничек яулаган?
Эстраданың романтик җырчысы Илназ Сафиуллинның гастрольләре тәмамланды. Билгеле булганча, бу тур җырчының сәхнәгә чыгуына 10 ел тулуга багышланды. Тамашачы программаны җылы кабул иткән, җырчы үзе дә канәгать булуын белдерде. Алай гына да түгел, яз көне яңа программа белән районнарга да чыгарга ниятли икән. "Программага иң матур, шәп, популяр җырларны гына...
-
Кама Тамагы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин утарында мәҗлес үткәрелде (фото)
12 декабрьдә Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин утарында "Таттелеком" ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән мәҗлес үткәрелде. Чараны Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе район Советының Олы Салтык округы депутаты Миңнур Нәбиуллин оештырды. Авылдашлар якташыбыз Туфан Миңнуллинны хөрмәтләп искә алдылар, имам-хатыйп Илдус Мөхәммәдуллин Коръән сүрәләре укыды. Аннары җыелган халык түгәрәк өстәл...
-
Кама Тамагы “Идел таңнары” (“Волжские зори”) район газетасы редакциясе яңа бинага күчте
Укучыларыбыз һәм район халкы игътибарына шуны хәбәр итәбез: "Идел таңнары" ("Волжские зори") район газетасы редакциясе Кама тамагы штп., Калинин урамы, 1а йорт (элеккеге БТИ бинасы) адресы буенча яңа бинага күчте. Техник инвентаризация бюросы хәзер район мәдәният йорты бинасында урнашкан (элеккеге ЗАГС).