15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Кече Карамал авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә китап тәкъдим итү кичәсе булып узды + ФОТО
Узган шимбәдә Кече Карамал авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә авылдашлары Солтан Кәшәф улы Әмирхановны искә алу, аның әле яңа гына Казан шәһәренең "Ак бүре" нәшриятында басылып чыккан "Төшләремә таңда керәсең" һәм "Дусларыма, якыннарыма" дип исемләнгән ике шигырь китабын тәкъдим итү булды. Кичәдә аның тормыш иптәше Миңнеруй, бертуган сеңлесе Гөлсинә,...
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
(Казан, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23 миллион сумга 114 объект ремонтланды. 2017 елда программа 342,49 миллион сум күләмендә финансланды....
-
Кама Тамагы татар урта мәктәбендә шигърият сәгате үткәрелде + ФОТО
15 гыйнварда Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары катнашында "Моңнар җырчысы" исемле шигърият сәгате үткәрелде. Быел гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 85 яшь тулыр иде. "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән", - дип юкка гына әйтелмәгән.Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне тулысынча...
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы китапханәсендә әдәбият сәгате узды + ФОТО
14 гыйнварда Олы Кариле авыл китапханәсендә танылган шагыйрә, җырлар авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел уңаеннан " Туган ягым - гөлләр иле" исемле әдәбият сәгате узды. Китапханәче Венера Зыятдинова мәктәп укучыларын шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Әдибәгә багышланган презентация карау да...
-
Иске Казиле авыл мәдәният йортында яңа ел чыршысын ябу тантанасы булып узды + ФОТО
13 гыйнвар көнне Иске Казиле авыл мәдәният йортында "Яңа ел чыршысы янында" дип исемләнгән өлкәннәр өчен Яңа ел кичәсе һәм яңа ел чыршысын ябу тантанасы булып узды. Өлкәннәребез үзләренең яшь чакларын искә төшереп, Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Яңа ел лотореясы үткәрелде, ә кичәсенң икенче...