14 май 2013 яңалыклары
-
Арзан азыкларда
Терлекләрне кышлату тәмамланды һәм малларны продуктлылыкны арттыру өчен яшел азыкта барлык мөмкинлекләр дә булган җәйләүләргә чыгардылар. Гадәттә нәкъ менә көтү чоры сөт терлекчелегендә иң продуктив һәм икътисадый караштан иң уңайлы вакыт булып тора, чөнки терлек азыгына чыгым бу чорда минималь. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге...
-
IT-чемпион
Районның 20 мәктәбеннән IT-чемпион конкурсында 425 укучы катнаша. Катнашучылар саны буенча Кама Тамагы урта мәктәбе алда бара - 118 катнашучы. Иске Казиле мәктәбендә 79, Затон- 47, Тәмте -43, Кама Тамагы татар мәктәбе - 30, Олы Кариле - 18, Рудник - 19, Олы Салтык - 17, Сөйки һәм Красновидово - 15әр,...
-
Җыентыкка кертелгәннәр
Казанның 20 нче гимназиясендә бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган укучы һәм укытучыларның "Илһам чишмәсе" исемле III республика әдәби иҗат бәйгесенең йомгаклау кичәсе булды. Анда безнең районнан ике укучы: Иске Казиле мәктәбеннән Алинә Яруллина (7 кл.), Олы Салтык мәктәбеннән Гөлгенә Гомәрова (11 кл), Кама Тамагы татар урта...
-
Афәрин!
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, КФУ каршынданы филология һәм сәнгать институты оештырган V Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсының «Шигырь» номинациясендә Иске Казиле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлия Җантимерова (ул «алтын каләм» район конкурсында җиңүче) икенче урынга лаек булды.
-
«Бу тормыштан ничек канәгать булмыйсың?!»
13 май көнне Иске Барыш авылында яшәүче Вахитова Асия әбигә 90 яшь тулды. Аны тәбрикләргә, МР башлыгының җылы теләкләрен җиткерергә аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов, район башлыгы киңәшчесе Радик сәгъдиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин килде. Асия әби без барганда оныкчыгы Әмир белән уйнап утыра иде. "Дүртенче буын оныкларымны сөяргә насыйп...
-
Сез хезмәт итегез,без көтәрбез
24-25 апрельдә МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары газинур Габидуллин һәм хәрби комиссар Дамир Сергеев составындагы район делегациясе Пенза өлкәсенең дүрт якташыбыз хезмәт иткән 22277нче хәрби частендә булып кайтты. -Часть урнашкан урын безгә ошады,- ди Газинур Габидуллин.- Хәрби часть. Без частькә килгәндә, безнең өчен Татарстаннан килеп хезмәт итүчеләрне җыйдылар. Алар 54...
-
Урман байлыгы
18 май урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Моңа бәйле рәвештә Кариле урманчылыгы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән сөйләштек. Теләсә кайсы урман хуҗалыгының визит карточкасы булып питомник санала. Анда урманчылыкның бүгенгесе һәм киләчәге чагыла. Республикада булган имәнлекләрнең генетик потенциалын Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгында урнаштырылачак заманча «Россия имәнлекләре» фәнни-җитештерү комплексы төзелеше...
-
Төзекләндерү дәвам итә
Муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм санитар эпидемиологик, экологик таләпләргә җавап бирү халәтенә җиткерү максатларында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елның 2 апрелендә "2013 елның 15 апреленнән 15 июньгә кадәр Кама Тамагы муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында"гы 17...
-
Герой истәлегенә
Куйбышев Затон штпда сугышта һәлак булучыларга куелган һәйкәлдән район үзәгендәге һәйкәлгә кадәр Бөек Җиңүгә багышланган традицион ярышта агымдагы елда 24 йөгерүче катнашты. Аларның күбесе мәктәп укучылары, гадәттәгечә Кама Тамагы, Затон урта мәктәпләре вәкилләре күбрәк, шулай ук Сөйки, Кирельск һәм кадет интернат мәктәбе яшь спортчылары да бар иде. "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү...
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел
Тел - кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата - аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : "Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк...
-
Яңа технологиядә
Районда яшәүчеләр элек ай саен коммуналь хезмәтләргә түләү өчен почтада я ки бердәм исәп үзәгендә озын чиратларда тора иде. Технологияләр үсә һәм хәзер без өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түли алабыз. Россия территориясендә рәсми рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы кертелде. Татарстан usIugi.tatar.ru дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар саны даими арта, чөнки чиратта...
-
Ветераннарга бәйрәм бүләге
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы гомумхалык бәйрәме булып узды. Барлык шәһәр һәм авылларда тантаналы митинглар, бәйрәм чаралары үткәрелде. Кешеләр өстән боерык килгәнне көтмичә, йөрәк кушуы буенча Ватан сугышы кырларында ятып калган ата-бабаларын искә алу, Җиңү яулап кайтучыларга рәхмәт әйтү, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре хатирәләрен тыңлау өчен һәйкәлләр янына килде. Әлбәттә,...