14 март 2015 яңалыклары
-
Флера Сөләйманова исемендәге район фестивале
12 мартта Кыртапа авылында Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләйманова исемендәге "Тау ягы сандугачы" җыр жанры башкаручыларның район конкурсы үткәрелде. Анда ТРның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил курамшин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе компохитор Риф Гатауллин, "Балыкш-2014" фестивале лауреаты Суфия Гобәйдуллина катнашты. Сайлап алу турыннан соң түбәндәге...
-
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы бездә кунакта
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Сөйки урта мәктәбендә кунакта булды. Техникум студентлары укучыларга биредә нинди һөнәрлә буенча белем алырга мөмкин булуы хакында сөйләде. Уку йортында агроном, техник-механик,урман һәм урман-парк хуҗалыгы белгечлеге, монтер, аш пешерүче, тегүче, хисапчы, автомеханик,эретеп ябыштыручы, кондитер һөәрләрен үзләштерергә мөмкин.
-
"Кәеф" акциясе
Затон урта мәктәбендә "Игелек атнасы" үткәрү кысаларында "Кәеф" акциясе үткәрелде. 5 һәм 7 сыйныф укучылары иртән укучыларны һәм укытучыларны шаян смайликлар белән каршы алды, аннары алардан нур бөркеп торучы шат елмаю ясады.
-
Биатлон-2015
Кирельск төп мәктәбендә 3-9 сыйныф укучылары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган биатлон ярышы үткәрелде. Мәктәп биатлоны ярышыннан спортчфылар да, җантаралар да зур канәгатьләнү алды. Ярышл йомгаклары буенча җиңүчеләр. катнашучылар. оештыручылар мәктәп директоры Венера Кәримуллинадан призлар алды.