10 апрель 2015 яңалыклары
-
Сабан туе бәйрәмен үткәрү көннәре
Бүген ТР Президенты сайтында бастырылган карар нигезендә татар халкының яратып көтеп алган Сабан туй бәйрәме Казанда 1 августта булачак. Татарстанның авыл торак пнуктларында һәм район үзәкләрендә бәйрәм итү көннәре 6-7 июньгә билгеләнгән. Ә Яр Чаллы һәм Түбән Камада - 13 июньдә булачак диелә документ текстында. Чыганагы: http://Татпресса.ру
-
Ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы
Пенсия фондына иминләү взносларын күчерүне арттыру максатында Пенсия фонды идарәсе керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия составында эшен дәвам итә. 8 апрельдә Тәмтедә күчмә утырыш үткәрелде. Анда МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов, ПФР идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, салым инспекциясе һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре катнашты. Утырышка 18 эшмәкәр...
-
Санарга без яратабыз
Олы Карамал башлангыч мәктәбендә укучылар белән эшләргә аерым игътибар бирелә. Укучылар бигрәк тә санарга, исәпләргә ярата. Саннарны татарча да, русча да яхшы беләләр.
-
Тукайга килә халык
9 апрельдә Затон урта мәктәбенең 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен татар теле укытучылары Фәридә Зәйнетдинова һәм М. Дәминова бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган ачык чара үткәрде. Чара вакытында укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында, аңа куелган истәлек һәйкәлләре турында сөйләделәр.
-
Герой шәһәрләр
8 апрельдә Олы Салтык урта мәктәбендә тарих укытучысы Флера Нурмиева 8-11 сыйныф укучылары өчен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Герой шәһәрләр" презентациясе үткәрде.
-
Яшь тикшеренүчеләр
Кама Тамагы урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары тикшеренү эшләре буенча муниципаль конкурста уңышлы чыгыш ясады. Эльза Закирова София Хәйретдинова җитәкчелегендә һәм Виктория Макарова Юлия Малафеева җитәкчелегендә икенче һәм өченче урыннарны алды.