7 февраль 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Каратал авылы китапханәсендә "Китапханә, китап, мин – чын дуслар" экскурсиясе узды
Әлеге экскурсия башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Балалар китапханә турында , анда күпме китап саклануын, шуларның күпмесе балалар өчен булуын белде. Алар рәсемле матур яңа китапларны бик кызыксынып карады. Аннары уку залында алар игътибарына балалар журналлары, энциклопедияләр, рәсемле белешмәлекләр тәкъдим ителде.
-
Кама Тамагы районы Чаллы авылы китапханәсендә кечкенә яшьтәге балалар өчен әдәби сәгать уздырылды
Чара бөек рус язучысы Л. Н. Толстойның тууына 190 ел уңаеннан оештырылды. Башта китапханәче Әлфия Низамова язучы һәм аның китаплары белән таныштырды. Әңгәмәдән соң балалар әдәби викторинада катнашты.
-
Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылы китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде + ФОТО
3 февральдә Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәсендә ата-аналарга "Балалар һәм интернет" мәгълүмат сәгате һәм укучылар өчен "Мин һәм куркынычсыз интернет" танып белү дәресе үткәрелде. Катнашучыларга челтәрдә мөстәкыйль эшләү алдыннан нинди кагыйдәләр белергә тиешлеге, ата- аналар күзәтчелеге, мошенниклардан саклану чаралары аңлатылды. Төрле яшьтәге балалар өчен куркынычсызлык киңәшләре дә яңгырады.