3 декабрь 2014 яңалыклары
-
Парламент дәресе
Олы Салтык урта мәктәбендә "Законнар кайда туа?" дип исемләнгән парламент дәресе үткәрелде. Анда Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты Хәлим Ибәтов катнашты.
-
Мәдәни көндәлек
Олы Кариле урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылар районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Әлеге сәяхәт "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" кысаларында үткәрелде.
-
Билгесез солдат көненә карата
3 декабрьдә Иске Казиле урта мәктәбенең барлык сыйныфларында Билгесез солдат көненә багышланган тематик дәресләр үткәрелде.
-
Җәмгыятькә кушылу
3 декабрьдә ел саен дөньяда халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Күпчелек очракта инвалидларга караш аларның җәмәгать эшләрендә катнашуларына бәйле. Инвалидлар арасында иҗади яктан сәләтле, актив эшләргә теләүче кешеләр шактый. Инвалидлар һәм аларның гаиләләре кичергән проблемалар бер-берсенә охшаш. Нәкъ менә бу көннәрдә аларның проблемаларына һәм тормышына тагын да якынрак килергә кирәк....
-
Рус теленнән йомгаклау аттестациясе
3 декабрьдә Татарстанның 18 мең чыгарылыш укучылары 2015 елгы БДИга керергә мөмкинлек бирүче йомгаклау иншасы язачак. Аның темасы имтихан башлануга 15 минут кала билгеле булачак. Укучылар дүрт сәгатькә якын язачак, мөмкинлекләре чикләнгәннәр 1,5 сәгатькә артык. Укучыга үзе белән гельле ручка, шәхесен раслаучы документ, кирәк булганда дару һәм ризык алырга рөхсәт...
-
Әбүнәче көне була
5-15 декабрьдә ТР почта элемтәсенең барлык бүлекчәләрендә Бөтенроссия әбүнәче көне була. Бу көннәрдә яраткан "Идел таңнары" ("Волжские зори") район газетасына 419 сум 40 тиенгә язылырга була. Бу вакытта элемтә хезмәтләренә 10% ташлама ясала, ул 24 сум 60 тиен тәшкил итә.
-
Алар Җиңү яулап кайтты!
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү алдыннан кадет мәктәбендә "Алар Җиңү яулап кайттылар!" проекты башланды. Кадетларны хәрби-патриотик тәрбияләү дәрәҗәсен арттыру кысаларында декабрьдә Ватаныбыз геройлары истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган мөһим чаралар планлаштырылган. 3 декабрь -Билгесез солдат көне, 9 декабрь - Ватан геройлары көне, 25 декабрь - Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән...
-
Шәфкатьлелек акциясе
Кичә Тәмте урта мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрелде. Укучылар үзидарәсе членнары "Шәфкатьлелек" акциясе оештырды.
-
Мәктәптә театр атналыгы
Театр атналыклары үткәрү матур гадәткә әверелде. Ел саен 1-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә әзерләнгән спектакльләр күрсәтә. Кама Тамагы татар урта мәктәбе укытучылары бу юнәлешне мөһим дип саный. Театр һәр балага күп санлы комплекслардан арынырга, үз көчеңне тикшерергә һәм үз эшеңнән канәгатьләнү хисе алырга, ә кайвакыт сәләтеңне ачарга ярдәм итә.