2 февраль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Миннур Нәбиуллин “Таттелеком” ПАОның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар, 2017 елга планнар турында сөйләде
Ул билгеләп үткәнчә, "Таттелеком" ПАО тәкъдим иткән телекоммуникация хезмәтләре арасында шәхси һәм корпоратив клиентлар өчен фиксацияләнгән һәм мобиль элемтә, интернетка киң полосада керү, түләүле телевидение һәм башка хезмәтләр бар. "Хәзерге вакытта район буенча элемтә линияләренең гомуми озынлыгы 1869 км тәшкил итә, шул исәптән җепселле-оптик элемтә линияләре - 178,5 км, 3467...
-
Кама Тамагы пенсия фонды хәбәр итә
Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе хәбәр итә - 2017 елның 1 февраленнән җирләү өчен бирелә торган пособиенең социаль күләме үзгәрде, хәзер ул 5562 сум 25 тиен тәшкил итә.
-
Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музеенда “Батырлык дәресе" уздырылды + фото
-
Кама Тамагында “Гражданнарга коррупция мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итү өчен” дигән өч махсус тартма урнаштырылды
Кама Тамагында һәркем өчен кулай урыннарда - район Советы һәм башкарма комитет, мәдәният йорты, үзәк район хастаханәсе поликлиникасы биналарында "Гражданнарга коррупция мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итү өчен" дигән өч махсус тартма урнаштырылды. Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары әлеге тартмаларны ай саен карап, тикшереп тора.