Тынгы белмәс авыл эшчәне
Кайда туган- шунда танылган, диләр аның кебек туган җирдә намуслы хезмәт итеп зур уңышларга ирешүчеләр хакында. Бу юлы журналист сукмагы мине Иске Казиле авылында гомер кичерүче "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеменә лаек булган Минзилә Закир кызы Шәйхетдинова яшәгән йортка алып килде. Әңгәмәдәшем ачык йөзле, бик аралашучан, кызыклы кеше булып чыкты....
Кайда туган- шунда танылган, диләр аның кебек туган җирдә намуслы хезмәт итеп зур уңышларга ирешүчеләр хакында. Бу юлы журналист сукмагы мине Иске Казиле авылында гомер кичерүче "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеменә лаек булган Минзилә Закир кызы Шәйхетдинова яшәгән йортка алып килде.
Әңгәмәдәшем ачык йөзле, бик аралашучан, кызыклы кеше булып чыкты. Йомшак кәнәфигә утырып аның белән әкренләп гомер сукмакларын барладык. Җиде балалы зур, тату гаиләдә туып-үсә Минзилә апа. Сабый чагы, барлык авыл балалары кебек, яшьтән кул арасына кереп- яшел чирәмдә каз бәбкәләре, тавык чебиләре саклап, әнисе Һәдия апага йорт эшләрендә булышып үтә. Хезмәт эшчәнлеген дә Иске Казиле сигезьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң 15 яше тулмастан башлый. Ул чор яшьләре кебек шәһәргә ашкынмый ул. "1967 елда Ленин исемендәге колхозда бозау караучы булып эшкә кердем,- ди Минзилә апа. -Яшь бозаулар аерым тәрбия таләп итә. Сөтне күбрәк, кайнаррак яки салкын килеш эчерсәң- эчләре китә. Эшкә тәҗрибәле, өлкән апалар мине беренче көннән әнә шулай терлекчелек эше нечкәлекләренә өйрәтүдән башлады". Соңрак тәвәккәл, тырыш кызны сыерлар бозаулату бүлегенә куялар. Монда ул дүрт ел хезмәт куя. Аннан таналар карый, үгезләр симертүдә эшли. Әлбәттә, эштә кыенлыклар да була. Тик аларны түземлек белән җиңә белергә генә кирәк. Иң мөһиме - әнә шундый вакытларда сынатмый Минзилә. Бозаулар, үрчем алу буенча хуҗалыкта гына түгел, районда да алдынгылар рәтендә санала. Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләренә лаек була. "Ул вакытларда социалистик ярыш игълан итәләр иде. Ярышып эшләү, коллективта көндәшлек тудыру- алдынгы булу өчен этәргеч бирде. 1986 елда мине савымчы итеп билгеләделәр. Фермага 18 нче савымчы булып кердем, - дип сөйли Минзилә апа. -Колхозларның гөрләп эшләп торган чагы. Сыерлар баш саны күп. Көнгә өч мәртәбә 21 баш сыерны кул белән саудык. Хәзерге кебек сөт саву аппаратлары төшкә дә кергән нәрсә түгел иде. Малларга силосны үзебез ташып тарата идек. Ике чиләкләп чүпрә ташыдык. Асларын чистарттык. Таза, эшкә өлгер булдым, үземнекеләрен савып бетереп, иптәшләремә дә булыша идем. Соңрак йөк ташучы билгеләделәр, эш җиңеләя төште". Гомере буе терлекчелек тармагында яратып башкарган эшендәге югары күрсәткечләре өчен аңа 2007 елда "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелә. Әйе, уңыш, югары казанышлар уңганнарга юлдаш. Минзилә апа лаеклы ялга чыккач та улы Илшат белән 90 баш үгезләр симертүдә эшли. "Хезмәттән туймадым, ди ул. -Тик улым Илшатның фаҗигале үлеме генә эштән дә, күңел тынычлыгыннан да аерды". Гаилә тормышына килгәндә, алар тормыш иптәше Гомәр абый белән 4 бала - 2 кыз һәм 2 малай тәрбияләп үстергән. Югарыда язылып үткәнчә, бала югалту хәсрәтен дә күтәрергә туры килгән. "Ярый әле Гомәрем янәшәдә, тигезлегебез бар. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп, борчу-мәшәкатьләрне бүлешеп яшибез. Ипле кеше ул, бар эштә дә ярдәм итә". Әйе, гомер көзләренә кергәч тә, бер-береңә таяныч булып, аңлашып яшәүләргә ни җитә?! Аннан янәшәдә дуслары, туганнары, күршеләре. "Авылдашларым кая да булса кунакка җыенса, күбесе сыер саварга миңа әйтеп калдыра. Көнгә 12шәр хуҗалык сыерын сауган чаклар да булды",-ди елмаеп. Булганнан бар да була, диләр. Үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга өлгерә ул, матур итеп җырлый. Райондашларына тырыш хезмәте белән танылган, авырлыклар, хәсрәтләр килгәндә сынмаган-сыгылмаган, соклану хисләре уяткан Минзилә апага изге теләкләр теләп саубуллаштым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев