19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Рудник мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналагы
Рудник урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары өчен әдәби викторина оештырылды. Укучылар укытучылары белән бергә фольклор, әкияти, әдәбиятны һәм башка станцияләрдә булды. Викторинада 6 сыйныф укучылары җиңде. 5 сыйныф укучылары алардан бераз гына калышты, әмма алар әдәбият дөньясында үзләре өчен күп кенә яңалык белде.
-
Балтач авыл җирлегендә юл төзелеше тәмамланды
Агымдагы елда Балтач авыл җирлегендә юллар төзелеше планында нәрсә эшләнгәнлеге хакында аның башлыгы Хәниф Гатауллин сөйләде. -Балтач авылында модульле яңа ФАП эшли, 2014 елда кәрәзле элемтә башнясы төзелде, "Летай" мобильле оператор челтәренә тоташу мөмкинлеге бар, 5 км 350 сетр озынлыктагы Кече Кариле-Балтач арасындагы юл рәсми төстә ачылды. Юл мәсьәләсе күп...
-
Яманлыкка мең юл, дөреслеккә бер юл
Районда яшәүче бер яшүсмер балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар эше инспекциясе, полициянең участок уполномоченныйларының уртак тырышлыгын юкка чыгарган. Җиде тапкыр җинаять кылып, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында республика буенча 34 урыннан 8 урынга күтәрелгән эш йомгаклары...
-
"Спорт безнең дустыбыз!"
Келәнче балалар бакчасында "Спорт безнең дустыбыз!" дип исемләнгән спорт -сәләмәтләндерү чарасы үткәрелде. Төрле эстафеталы һәм хәрәкәтле уеннарда барлык балалар да теләп катнаштылар.
-
"Яңа идеяләр" конкурсында җиңде
Олы Кариле балалар бакчасына йөрүче Зәринә Ибраһимова (тәрбиячесе Гөлсем Димиева) "Гүзәллек дөньясында" бөтенроссия конкурсында катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин, Зәринә!
-
Красновидово мәктәбендә тест үткәрелде
Красновидово төп мәктәбендә 9 сыйныф укучыларына татар теле буенча бланк форматында диагностик тест үткәрелде.
-
"Акчарлак" спорт комплексында ял иттеләр
Олы Салткы урта мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары физкультура укытучысы Рамил Вафин җитәкчелегендә "Акчарлак" спорт комплексында ял итте. Алар тренажер залларында шөгыльләнде, аннары бассейнда су коенды.
-
"Тәмте урта мәктәбендә "Җимлек" операциясе
Тәмте урта мәктәбендә 1 сыйныф укучылары "Җимлек" операциясе үткәрде
-
Юбилейга кунаклар күп килде
12 декабрьдә Осинники авыл китапханәсе каршында оештырылган «Сударушка» хатын-кызлар клубы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге уңайдан оештырылган кичәгә авыл халкы гына түгел, районнан да кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны әлеге истәлекле дата белән Лера Киселева котлады һәм МР башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәсимә Ибәтуллина исеменнән рәхмәт хаты...
-
Тынгы белмәс авыл эшчәне
Кайда туган- шунда танылган, диләр аның кебек туган җирдә намуслы хезмәт итеп зур уңышларга ирешүчеләр хакында. Бу юлы журналист сукмагы мине Иске Казиле авылында гомер кичерүче "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" исеменә лаек булган Минзилә Закир кызы Шәйхетдинова яшәгән йортка алып килде. Әңгәмәдәшем ачык йөзле, бик аралашучан, кызыклы кеше булып чыкты....