Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Заман таләпләренә туры китереп

Соңгы елларда безнең районда юллар төзелешенә җитди игътибар бирелә.

Районда яшәүчеләр, автомобиль йөртүчеләр Кама Тамагы-Казан маршруты буенча салынган юлның сыйфатын бәяләде инде. Кама Тамагы-Апас юнәлешендә автомобиль юлын заман стандартларына тәңгәлләштерүдә зур эш алып барыла. Биредә юлның бер өлеше ремонтланмыйча калган иде.
Бер атнадан артык инде юлның бу участогында-Сөйки-Красновидово юл чатыннан Олы Салтык авылына кадәр, "Вираж" ЯАҖ подрядчылары 2,1 километр озынлыкта юл сала. Участок җитәкчесе Хәйдәр Мирзакрамов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта иске асфальтның 20 сантиметрын алалар. Аннан соң барлык технологик чылбырны саклап ике кат асфальт бетон өслек җәячәкләр. Әлегә монда өч берәмлек техника гына эшли, соңрак башка махсус машиналар да киләчәк. Рәсемдә: яшь белгеч-машинист-грейдерчы Николай Сидоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев