Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Уңышлы миниатюра

Өч ел элек "Татавтодор" ААҖ җитәкчелеге яңа участок төзәргә вәгъдә итеп, район юл участогының иске базасын реконструкцияләүдән баш тарта. Әйтергә кирәк, сүзендә торды. Быел юлчылар өй туе үткәрде. Иске асфальт заводы яныннан узганда баш ирексездән шул якка борыла. Җиңелчә рәшәткәле койма аша яңа производство һәм көнкүреш корпуслары шәйләнә, территориясе төзекләндерелгән,...

Өч ел элек "Татавтодор" ААҖ җитәкчелеге яңа участок төзәргә вәгъдә итеп, район юл участогының иске базасын реконструкцияләүдән баш тарта. Әйтергә кирәк, сүзендә торды. Быел юлчылар өй туе үткәрде.

Иске асфальт заводы яныннан узганда баш ирексездән шул якка борыла. Җиңелчә рәшәткәле койма аша яңа производство һәм көнкүреш корпуслары шәйләнә, территориясе төзекләндерелгән, яңа техника, асфальт җитештерүче реконструкцияләнгән җиһазлары күренеп тора.

-Бер генә участокта да мондый яңа база юк, -ди юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин. - Безнең бердәнбер иске объекты - асфальт заводы. Ул совет заманнарыннан ук 1985 елдан бирле тора. "Татавтодор" ААҖның Апас филиалына Идел аръягы зонасының һәр районыннан алты участок керә. Апасның үзендә тәүлегенә 250 тонна җитештерүче яңа асфальт заводы төзелде. Аның җитештерү линияләрен асфальны күпләп җитештерелгәндә генә файдаланырга мөмкин. Бу алты районда да юл төзелеше башлангач -язгы-җәйге чорда эшләнә. Биредә асфальтның составы да үзгә. Яңа заводта кыйммәтле җиһазны туктатмас өчен асфальт рецетын үзгәртү өчен баш предприятие җитәкчелеге безнең заводны чокыр-чакырны ремонтлау өчен икенче катнашма чыгару өчен кулланырга булды. Моның өчен завод үзгәрешләр кичерде. Безнең филиалда һәр участокта үз эше. Без җир эшләренә махсуслашкан, икенчеләре юл полотносын тигезли, өченчеләре асфальт сала. Һәр участокта тиешле техника бар.

Быел без Балтач-Олы Кариле мәктәп маршрутында 5 км юлны тапшырдык, Келәнчедә юлны норматив хәлгә китердек. Бу вакытта 1,2 км юлның 530 метрына вак таш җәйдек, 400 метрын һәм төшү урыннарына асфальт салдык. Яңадан салынган әйләнгеч юл заманча төс алды. Район копилкасына тагын 2,125 километр заманча юл өстәлде. Тенештән Кама Тамагына кадәр булган юл 2015 елга күчүче объект. Биредә өслеге тигезләнде, борылышлар киңәйтелде, беренче кат асфальт салынды. Язын Зимовьедан АЗСка кадәрле юл төзелеше дәвам итәчәк һәм икенче кат асфальт салыначак. Киләсе елда Сөйкидән Тәтеш чигенә кадәр юл участогына капиталь ремонт башланачак. Тәтешлеләр үз территорияләрдә юл төзелеше алып барачак. 2015 елда тәтешлеләр "якынаячак".

Рамил Харис улы үз биләмәсен бик теләп күрсәтте.

-Ком-тоз катнашмасын саклау өчен махсус ангар төзедек. Хәзер ул салкыннарда катмаячак, яңгыр суы эләкмәячәк. Кышкы сезонга ПСС җитәрлек күләмдә әзерләнде. Бозлавык вакытында шоферларга куркасы юк. Автопарк тулысынча алыштырылды. КамАЗ базасындагы кар чистартучы 5 техника, ике грейдер һәм бульдозер әзер. Эшчеләр өчен уңайлы шартлар булдырылган. Техниканы саклау һәм ремонтлау өчен җылы ангар. Биредә үк эретеп ябыштыру һәм инструментлар цехы, ял итү, чишенү һәм душ бүлмәләре бар. Офис бинасында ашап алу бүлмәсе җиһазланган. Анда суыткыч, микроволновка, өстәл һәм урындыклар куелган. Үзләренең су скважинасы казылган, аның су даими тикшерелеп тора.

Проходной каршында эшчеләрнең шәхси автотранспорты өчен тукталыш урынына игътибар иттем.

-Штат тулысынча комплектланган. Бездә даими рәвештә 72 кеше эшли, сезон вакытында 6-8 кеше эшкә алабыз. Быел безгә дипломлы дүрт белгеч килде. Өчесе эшкә мастер итеп, берсе ПТО инженеры итеп алынды. Мастерларыбыз Зөфәр Вәлиев, Радик Сәфәров, Вячеслав Липатовка тәҗрибәләрен уртаклашыр кеше бар.

Эшче урыннарны оештыру сыйфаты, территориянең төзеклеге, заманча техника буенча райондагы юл участогының яңа базасын гипс эшкәртү заводы белән генә чагыштырырга була. Миниатюрадагы "Аксолит" заводы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X