Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Төзелеш гөрли

Әче буран кузгалган бер көндә без гөрләп эш барган "Фоника гипс" заводы төзелешендә нинди үзгәрешләр булуын күреп кайттык.

Әйтергә кирәк, иң биек краннан кала (көчле җилдә эшли алмый ул) барлык техника да, кешеләр дә кырмыска оясын хәтерләтеп мәш килә биредә. Бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында генераль директор Миндил Шәмсетдинов сөйләде: "Коры катнашма линиясендә (төрек линиясе) монтажлау эшләре төгәлләнү алдында, - дип башлады ул сүзен. - Бер ай элек каркастан гына торган "бина" тышкы яктан плитә белән тышланып килә. Әлегә кадәр газүткәргеч юллар завод территориясенә килгән булса, бер атна эчендә бу торбалар АБК һәм эш барган коры катнашма цехы бинасы янына ук сузылды. Зур складка ишек-тәрәзәләр (автомат рәвештә эшли) куелды. АБК бинасында шулай ук тәрәзә-ишекләр урнаштырылды, эчке эшләр дәвам итә».

Беренче чират буенча коры катнашма цехында эшләүче прораб Сергей Чурбанов эш барышын болай аңлатты: "Без - "Арктик-Строй Мост" фирмасы гипс нигезендә коры катнашма җитештерәчәк завод төзелешендә эшлибез. Төрек фирмасы вәкилләре белән коры катнашма линиясендә монтаж эше бара, бергәлектә техник җиһазлау монтажлана, башка төзелеш эшләрен дә башкарабыз. Биредә гипс һәм кальцит эшкәртелә. Катнашма белән тулы әзер капчыклар чыгачак моннан. Сезнең районда гипс яхшы сыйфатлы һәм ул базар шартларында югары конкурентка ия була ала".

Гипс чыгару хакында сорагач, Миндил Нәҗми улы: "350 тонна гипс чыгарылды, әлегә ул складка бушатыла, подрядчы «Промтоннельстрой» гипс руднигы төзи, чыгарылган гипс ташы заводка озатылачак», дип җавап бирде.

- Икенче чират, ягъни гипс картоны, пазлы плитәләр линиясе цехы фирмасы җыела, колонналар куела, түбәсе ябыла, - дип тасфирлады Миндил Нәҗми улы.

Кадрлар җыясызмы, дип кызыксындым.

- Кадрлар туплау мәсьәләсенә килгәндә, заводның беренче чираты, шулай ук рудник өчен тиздән кирәкле кадрларны чакырып без газетага белдерү бирәчәкбез, теләгән кеше эшкә килсен.

Күптән түгел Америкадан яңа техника кайтартылган - 2 үзбушаткыч һәм 1 төягеч. Димәк, шартлар тудырылган, заманча техника бар, эшчеләр тоткарлыксыз эшли, йөзләрендә киләчәккә караш - канәгать елмаю. Берүк, хәерле-матур булсын киләчәк.

Рәсемдә: монтажчы Рәис Идрисов һәм Рафаэль Миңнеҗанов эштә (уңда), завод төзелешендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев