Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Плотинаны ремонтлыйлар

Бәрлегуҗа авылында күптәнге плотина бар. Аның аша авыл халкы басуга йөри, көтү чыгара, ә суында исә каз-үрдәк йөзә., кайвакыт балалар да су коена. Сожгы вакытта плотина авария хәлендә булган. Язгы-көзге пычракта юлсызлык вакытында машиналар йөри алмаган. Хәзер анда Буаның "Мелиоводстрой" ООО капиталь ремонт ясый. -Кышын килеп эчке ягшында эретеп ябыштыру...

Бәрлегуҗа авылында күптәнге плотина бар.

Аның аша авыл халкы басуга йөри, көтү чыгара, ә суында исә каз-үрдәк йөзә., кайвакыт балалар да су коена. Сожгы вакытта плотина авария хәлендә булган. Язгы-көзге пычракта юлсызлык вакытында машиналар йөри алмаган. Хәзер анда Буаның "Мелиоводстрой" ООО капиталь ремонт ясый. -Кышын килеп эчке ягшында эретеп ябыштыру эшләре башкардык,- дип баш инженер Зөфәр Идиятов. - Хәзер суагызу корылмасында кышын ярылган эшермәләрне алыштырдык. Аның коесын яңадан эшләдек. Су алу мәйданчыгы ясадык. Кое өчен җайланма бар. Гидротехник корылма аша салынган юлны су юып төшергән, балчыкны тыгызлап, өстенә таш җәйдек. Корылманың су җыйгычында ныгытманы яңадан куйдык, боз саклагыч куеп, ПКУ плитәләре белән ныгыттык. Плотинаның өске ягын су ашаганлыктан, аны балчык белән тигезләп, өстенә чуер таш җәйдек. Боз кискеч бут ташы белән ныгытылды. Эш тәмамлану алдында тора. Авыл халкы плотинаны ремонтлаган өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев