Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

Кагыйдәләр эшли башлый

Pайон административ комиссия членнары редакция вәкиле белән берлектә төзекләндерү кагыйдәләрен саклау мәсьәләсе буенча күчмә рейд үткәрделәр. Комиссия Олы Кариле һәм Даныш авылларын карады. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күпләр район газетасын укый һәм төзекләндерү кагыйдәләрен сакламаган өчен зур суммада штрафлар каралганлыгын белә. Бу авыллар урамында йөргәндә урамга чыгарып түгелгән пычрак...

Pайон административ комиссия членнары редакция вәкиле белән берлектә төзекләндерү кагыйдәләрен саклау мәсьәләсе буенча күчмә рейд үткәрделәр.

Комиссия Олы Кариле һәм Даныш авылларын карады. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күпләр район газетасын укый һәм төзекләндерү кагыйдәләрен сакламаган өчен зур суммада штрафлар каралганлыгын белә. Бу авыллар урамында йөргәндә урамга чыгарып түгелгән пычрак су урыннарын да, урамда йөрүче этләрне дә күрмәдек. Урамда төзелеш материаллары да юк диярлек. Бердәнбер күзгә ташланган нәрсә - Олы Кариледә иске клубны реконструкцияләгәннән соң кайберәүләр сүтелгән агач конструкцияләрне утынга йортлары каршына алып кайтып өйгәннәр. Кызганычка каршы, урамны үз территорияләре дип санап, анда барлык шәхси автопаркны тезеп куючылар да бар. Пенсионерлар яшәгән йортлар янында күгәргән көпчәксез техника торса, яшь кешеләр яшәгән йортлар яны тукталыш урынын хәтерләтеп, бишәр техника тезелгән. Мондый фактлар ике торак пунктта да бар. Икенче көнне административ комиссия утырышы үткәрелде. Анда өч административ беркетмә тикшерелде. Район үзәгендә сәүдә нокталары булган ике эшмәкәр кибетләргә кергәндә чүп савытлары куймаганнар. Әгәр "Фея" кибетендә икенче көнне үк бу эшне төзәтсәләр, "Лидер" кибетендә моңа әһәмият бирмәгәннәр. Район үзәгендә яшәүче бер кеше комиссия кисәтү ясаганнан соң йорт янына бушатылган тиресне икенче көнне үк ташып бетергән. Тагын бер кат шуны әйтәсе килә, район үзәгендә яшәүчеләрнең күпчелеге төзекләндерү кагыйдәләрен бозмаска тырыша, әгәр комиссия игътибарына эләккән икән, кыска вакыт эчендә төзәлергә ашыгалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев