Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

«Чиста су»ны - һәр йортка

2013 елда район үзәгендә «Чиста су» программасы буенча суүткәргеч төзелеше башланган иде, ул Заов. Каратайда төче суның яңа чыганагыннан Кама Тамагын эчә торган су белән тәэмин итәчәк. - Лаборатория тикшеренүләре Каратайдагы суның яхшы сыйфатлы, нигездә кешеләр дә, көнкүреш техникасы да зыян күргән суның катылыгы түбән булуын күрсәтте,- ди Кама Тамагы...

2013 елда район үзәгендә «Чиста су» программасы буенча суүткәргеч төзелеше башланган иде, ул Заов. Каратайда төче суның яңа чыганагыннан Кама Тамагын эчә торган су белән тәэмин итәчәк.

- Лаборатория тикшеренүләре Каратайдагы суның яхшы сыйфатлы, нигездә кешеләр дә, көнкүреш техникасы да зыян күргән суның катылыгы түбән булуын күрсәтте,- ди Кама Тамагы шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Нияз Камалиев. - Узган елда «Альтаир» ООО подрядчысы суүтәкргеч линиясе салу буенча төп эшне башкарды. Быел 600 куб метр күләмле туплагыч сыешлык төзелеше һәм поселокта суүткәргеч салу эше тәмамланды. Бүген алты километр суүткәргеч линиясе салынды. Ул бүгенге көндә элеккеге МСО территориясендәге һәм Заов.Каратай микрорайонындагы суэтем башнясыннан су алучы Комаров урамының бер өлешеннән кала бөтен поселокка су белән тәэмин итәчәк. Куәтле дүрт насос куелган, аны электр челтәренә вакытлыча тоташтыру өчен килешү төзелгән. Хәзерге вакытта суүткәргеч линияләренә һәм туплагыч сыешлыкка опрессовка, юдырту һәм дезинфекцияләү үткәрелә. Соңрак ике ТП куелачак, берсе авария очрагына электр энергия бирү өчен резерв була. Кышын сыйфатлы су эчәрбез, дип өметләнеп калам, диде сүзен йомгаклап Нияз Илгиз улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев