Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Төзелеш

34 бала өчен биш йорт

Быелгы җәйдә безнең районда республика программас буенча күпбалалы гаиләләр өчен уңайлыклары булган биш йорт пәйда булачак. -Подрядчы «Алтаир» ООО Антоновкада Володягиннар гаиләсе өчен беренче йорт төзелешен тәмамлап килә, - ди МР башкарма комитетының архитектура бүлеге белгече Фәния Мөхәммәдуллина. - шушы ук авылда тагын бер йортка нигез салына, июльдә бригада Фомагиннар...

Быелгы җәйдә безнең районда республика программас буенча күпбалалы гаиләләр өчен уңайлыклары булган биш йорт пәйда булачак.

-Подрядчы «Алтаир» ООО Антоновкада Володягиннар гаиләсе өчен беренче йорт төзелешен тәмамлап килә, - ди МР башкарма комитетының архитектура бүлеге белгече Фәния Мөхәммәдуллина. - шушы ук авылда тагын бер йортка нигез салына, июльдә бригада Фомагиннар гаиләсе өчен йорт салырга керешә. Көзен Тәмте, Олы Салтык һәм Олы Кариледә тагын берәр йорт пәйда булачак. Әлеге биш гаиләдә 34 бала тәрбияләнә, өч гаиләдә сигез бала, икесендә - бишәр. Уңайлыклары булган яңа йортлар әлеге гаиләләр өчен менә дигән бүләк, чөнки хәзергеләре иске, күптән инде кечерәйгән, аларны ремонтлау өчен гаиләләрнең акчалары да җитәрлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X