Волжские зори
  • Рус Тат
  • Печән өсте

    Авыл хезмәтчәннәре чәчүне төгәлләп тә өлгермәде, алда торган кышлатуга җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы запасы турында кайгыртырга да вакыт җитте. План буенча "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенә 7539 гектар, Ленин исемендәге хуҗалыкта 600, "Олы Кариле" ААҖда- 273 һәм крестьян фермер хуҗалыкларында- 306 гектарда күпъеллык үләннәрне җыеп алырга кирәк. Күптән түгел...

    Авыл хезмәтчәннәре чәчүне төгәлләп тә өлгермәде, алда торган кышлатуга җәмәгатьчелек терлекләре өчен терлек азыгы запасы турында кайгыртырга да вакыт җитте. План буенча "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенә 7539 гектар, Ленин исемендәге хуҗалыкта 600, "Олы Кариле" ААҖда- 273 һәм крестьян фермер хуҗалыкларында- 306 гектарда күпъеллык үләннәрне җыеп алырга кирәк.
    Күптән түгел безнең районда "Ак Барс холдинг"ка кергән хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре семинарында, Татарстан Республикасы Премьер-министры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов күпьеллык үләннәр чаптыру срокларын сузмаска киңәш итте. Шул вакытта гына яфраклары коелып беткән печән сабагы түгел, сыйфатлы печән алып булачак. Начар сыйфатлы күп печән ашатканчы, сыйфатлысын азрак бирсәң яхшырак була, диде ул. Шуңа күрә, күпьеллык үләннәрне иртәрәк чаптыру терлек азыгы әзерләүдә төп өстенлек.
    Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесендә чапкычлар басуга берничә көн элек чыккан. Механизаторлар чаптыруда да, теземнәрне әйләндерүдә дә тиз эшләгән, шуңа күрә, печән җылы кояш астында тиз "өлгергән". Төргәкләгеч-җыйдыргычы белән терлек азыгы әзерләүче звенолар да эшкә кереште.
    Зур авыл хуҗалыгы берләшмәсендәге шартлар кирәкле техниканы бергә туплап оператив маневр ясарга мөмкинлек бирә.
    Районда "Фоника-гипс" заводы янында Сөйки бүлекчәсендә күпъеллык үлән басуында шулай эшләгәннәр дә.
    Эшләүчеләр янына туктыйбыз. Өч механизатор: Радик Гафаров, Ирек Рәхмәтуллин һәм Марат Кәримуллин бер-бер артлы теземнәрдән бара, басуда печән төргәкләре шактый күренә. Күпъеллык үләннәр яхшы үскән, массасы яхшы. Ерак түгел тагын ике төргәкләгеч-җыйдыргыч эшли. Алар Сөйки, Олы Салтык, Карамал һәм башка бүлекчәләрдән җыелган, әмма барысы да уртак бер эш башкара.
    - Хезмәткә түләү шартларын беләсезме?-дип сорыйм тракторчыдан.
    - Әйе, безгә аңлаттылар. Бу акчага эшләргә мөмкин,- диделәр.
    - Бу беренче басумы?
    - Беренчесе булса да, мәйданы йөз гектардан артык, эш җитәрлек.
    Терлек азыгы әзерләү темпы арта бара. Яңгыр яуган очракта печән урынына сенаж салачаклар. Иң мөһиме, терлекләр кышлату чорында тук булсыннар өчен азык запасы җитәрлек әзерләргә кирәк. Ә моның өчен сыйфатлы терлек азыгының барлык төрләре дә яхшы. Икенче көнне яңгыр яуды, әмма ул кыр батырларының кәефен төшермәде...
    Рәсемдә: «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлек азыгы әзерләүче звено механизаторлары Радик Гафаров, Ирек Рәхмәтуллин һәм Марат Кәримуллин көндәлек эш турында сөйләшәләр.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: