Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тәэсир яхшылардан түгел

Узган атнада Куйбышев Затонда футбол буенча республика беренчелегенең икенче этабы үткәрелде. Ул төркемдә безнең команда да чыгыш ясады. Биредә стадиондагы газон тапталган, чөнки яңгырлар аз булды, ә туп уйнарга телүчеләр күп. Биредә коры яз вакытында үләнгә су сибүне оештырмаганнар. Чистай, Балык Бистәсе, Биектаудан килгән кунаклар реакциясе адекват булды: "Мондый кырда...

Узган атнада Куйбышев Затонда футбол буенча республика беренчелегенең икенче этабы үткәрелде. Ул төркемдә безнең команда да чыгыш ясады. Биредә стадиондагы газон тапталган, чөнки яңгырлар аз булды, ә туп уйнарга телүчеләр күп. Биредә коры яз вакытында үләнгә су сибүне оештырмаганнар. Чистай, Балык Бистәсе, Биектаудан килгән кунаклар реакциясе адекват булды: "Мондый кырда уйнау мөмкин түгел!" Әмма уеннарга хакимлек иткән хөкемдарлар фәлсәфи фикер йөртте: "Шартлар һәркем өчен дә бер". Җанатарларыбызның күпчелеге һәм хәтта уенчылар да район командасы тренеры Ришат Ханановтан "Уеннар ни өчен район үзәгендә үткәрелми?" дип сорадылар. Ә ул "Сез андагы шартларны күрдегеземе соң?" дип җаваплады. Шуңа күрә кичен чит кеше күзлегеннән карарга булдым. Биредә дә газон биек булып үскән, әмма аны тәртипкә китерергә була, чөнки тамырына зыян килмәгән. Ә менә трибунага һәм аның астына күз салсаң, тренерның нәрсәне күздә тотканлыгын аңларга була. Сынган такталарны алыштырырга була, тик менә акча юклыгын якадан тота. "Кунаклар трибунасы" дип аталган урынга күз салсаң, аның турында әйтеп-язып кына бетерерлек түгел. Ишекләре бәреп чыгарылган, тәрәзәләре юк, эскәмияләрдә сыра шешәләре, төрле кабымлыклар пакетлары һәм башка күп кенә шакшы әйберләр ауный. Эскәмиядә өлкән сыйныфларда укучы ике кыз бала утыра. Әлеге генә тәмәке пыскытканнар ахырысы. Төтен исе калган. Нәрсә тартканнардыр?! "Бу сезгә ошыймы?" дип сорадым үзләреннән, ваемсыз гына "Ярый инде шунда" диделәр. Төнлә анда нәрсәләр булганын кем белгән? Кыскасы, стадионга игътибар таләп ителә, аның бит хуҗалары бар. Булган биналарга ирекле кереп йөрүне тыярга кирәк. Хәер, анда спорт эшен җайга салу зарур. Әлегә исә аннан алынган тәэсирләр мактанылык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев