Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Муниципаллар ярышты

6 ноябрьдә Яшел Үзәндә ТР муниципаль район җирле үзидарәләре, шәһәр округлары, ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнары территория бүлекчәләре хезмәткәрләре арасындагы спартакиаданың зона этабы булды. Бу зонада әлеге ярышларда 9 команда спортның сигез төрендә көч сынашты. Районыбыз командасы 7 урынны алды. Волейбол командасының (җитәкчесе Рөстәм Гыйлметдинов) яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә...

6 ноябрьдә Яшел Үзәндә ТР муниципаль район җирле үзидарәләре, шәһәр округлары, ТРда дәүләт хакимияте башкарма органнары территория бүлекчәләре хезмәткәрләре арасындагы спартакиаданың зона этабы булды. Бу зонада әлеге ярышларда 9 команда спортның сигез төрендә көч сынашты.

Районыбыз командасы 7 урынны алды. Волейбол командасының (җитәкчесе Рөстәм Гыйлметдинов) яхшы чыгыш ясавын билгеләп үтәргә кирәк. Алар V урынны алды. Өстәл теннисында (асия Зюрнина, Илмир гыйлметдинов) - III урын, җиңел атлетика (мария Бисярина, Венера Гарифуллина, Радик Сәгъдиев, Владимир Молчанский) V урынны алды. Әлеге спартакиада республикада беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә киләсе чыгышларга ныклап әзерләнергә. Моның өчен районда хезмәт коллективлары арасында үткәрелүче спартакиадада актив катнашырга. Ә ул ел ахырына кадәр өч төрдә: мини-футбол, йөзү, бильярд буенча үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев