Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күңелле старт

Затон кадет мәктәбендә 5,6,7 сыйныф укучылары өчен «Күңелле стартлар» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара ярышта катнашучыларның тантаналы парады белән башланды. КМИ укытучы-оештыручы Т. Компаненко һәм физкультура укытучысы Д. Белов мондый бәйрәмнең матур гадәткә кереп китүен теләде. Котлау сүзләреннән соң укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Алар кәшәкә белән туп куалады, әйберләрне...

Затон кадет мәктәбендә 5,6,7 сыйныф укучылары өчен «Күңелле стартлар» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Чара ярышта катнашучыларның тантаналы парады белән башланды. КМИ укытучы-оештыручы Т. Компаненко һәм физкультура укытучысы Д. Белов мондый бәйрәмнең матур гадәткә кереп китүен теләде. Котлау сүзләреннән соң укучылар төрле эстафеталарда көчләрен сынады. Алар кәшәкә белән туп куалады, әйберләрне бер урыннан икенче урынга күчерде, сикерделәр, биеделәр. барысы да тырышты. Җанатарлар эстафетада катнашучылар өчен бик дулкынланды. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде - ике команда да бер төрле балл җыйды. Барлык катнашучыларга да күңелле бәйрәм өчен рәхмәт. Балалар һәркемгә уңай энергия һәм шат елмаюлар бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев