Волжские зори

Камско-Устьинский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Һәркем җиңүгә омтылды

26 февральдә Олы Кариле урта гомум белем бирү мәктәбе базасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына традицион VIII хоккей ярышлары узды.

Ярышта алты мәктәп командасы көч сынашты: Кама Тамагы, Олы Салтык, Тәмте, Затон, Олы Кариле, Иске Казиле, алар җирәбә буенча ике төркемгә бүленде. Беренче төркемгә Кама Тамагы, Олы Кариле, Олы Салтык, икенче төркемгә Тәмте, Куйбышев Затон, Иске Казиле командалары керде. Уеннарны район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Кочетков ачып җибәрде. Гимн астында флагларны күтәрү хокукы узган елгы җиңүче Кама Тамагы мәктәбе командасының капитанына бирелде. Бозда, беренче булып Кама Тамагы һәм Олы Кариле командалары очрашты. Бик кызыклы һәм техник уеннан соң карилеләр 6:2 исәбе белән җиңү яулады. Бу төркемдә нәтиҗәләр түбәндәгечә: Кама Тамагы - Олы Салтык 5:4 (буллит буенча), Олы Кариле - Олы Салтык 5:3. Икенче төркемдә нәтиҗәләр түбәндәгечә: Тәмте - Затон 1:5, Иске Казиле - Тәмте 3:1, Иске Казиле - Затон 1:2 (буллит буенча).

Уеннар бик кызыклы барды. Башыннан азагына кадәр хоккей темасына Зөһрә һәм Зөлфәт Гайнуллиннар музыка уйнап турнирга бәйрәм яме өстәде. Коментаторлар Хәниф Сафин һәм Айгөл Ибраһимова хоккейның барлык кагыйдәләрен аңлатып, уенчыларга көч биреп, уенны җанландырды.

Укытучылар коллективы һәм техник хезмәткәрләр кайнар чәй, коймак һәм тәмле аш әзерләп, көн дәвамында җылынырга мөмкинлек бирде.

Уеннар нәтиҗәсе буенча, өченче урын өчен Кама Тамагы һәм Иске Казиле командалары уйнады. Егетләрнең җиңү теләге бик көчле иде, ләкин бу уенда 2:0 исәбе белән Кама Тамагы командасы җиңү яулады. Турнирга килгән һәркемнең тизрәк чын җиңүчене беләсе килә иде. Ул арада тамашачыларның кәефен күтәреп, бозда Олы Кариле командасының талисманы - хоккейчы аю йөрде.

Менә иң киеренке вакыт. Бозда беренче урын өчен Олы Кариле һәм Затон командалары уенчылары. Ниһаять, җиңүче билгеле, 4:1 исәбе белән Кариле командасы җиңү яулады. Турнирны карап күзәтеп утырган Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, район хакимият башлыгы Зөфәр Гарәфиев, МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов турнирның кубогын җиңүчеләргә тапшыру өчен бозга керде. Уенда катнашкан һәр командага Илдар Гыйлметдинов акчалата призларын тапшырды. Турнир кубогы җиңүче Олы Кариле командасына тапшырылды. Шулай ук "Иң яхшы капкачы" дип Затон командасыннан Александр Лебедев, "Иң яхшы һөҗүмче" дип Олы Кариле командасыннан Радик Газизуллин, "Иң яхшы саклаучы" дип Кама Тамагы командасыннан Артем Әхмәтҗанов танылды. Аларга Илдар әфәнде кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Дүртенче урындагы Олы Салтык командасына шәхси эшмәкәр Ленар Дәүләтшин бүләк тапшырды. Гомумән әйткәндә, турнирны оештырган һәм шундый бәйрәмчә рухта үткәргән өчен Олы Кариле мәктәбе коллективына, аерым алганда, мәктәп директоры Илсур Кәримуллин һәм бозны уеннарга, уенчыларны әзерләгән өчен Исмәгыйль Нуруллинга барлык кунаклар исеменнән рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев