Волжские зори

Камско-Устьинский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Общество

Шигърият почмагы

Килешү-намә Тәрәзәгә егете килде, Апамны күзләп йөри. Мин ятам йоклаган булып, Күземне йомып, юри. Тәрәзәгә өч чөертте, Белгертеп килгәнлеген. Килмәс иде, миндәй белсә Апамның «кирелеген». Кызганып та куям үзен, Килгән саен буш китә. Апам хәлен әйбәт сизәм, Йоклап китүемне көтә. Тирән сулап мышный башлыйм, Кавышсын ике йөрәк. Дус-ишкә махы бирмәскә,...

Килешү-намә

Тәрәзәгә егете килде,

Апамны күзләп йөри.

Мин ятам йоклаган булып,

Күземне йомып, юри.

Тәрәзәгә өч чөертте,

Белгертеп килгәнлеген.

Килмәс иде, миндәй белсә

Апамның «кирелеген».

Кызганып та куям үзен,

Килгән саен буш китә.

Апам хәлен әйбәт сизәм,

Йоклап китүемне көтә.

Тирән сулап мышный башлыйм,

Кавышсын ике йөрәк.

Дус-ишкә махы бирмәскә,

Миңа бит...җизни кирәк!

Очрашканда, күрешкәч тә:

-Кайнеш!-димичә калмый.

Бик ярата шул апамны,

Аннан күзен дә алмый.

Ә, миңа шатлык-сөенеч,

Белеп тору бу хакта.

Килешми үсмер егеткә,

Йоклап яту бу чакта.

Сикереп төшеп тәрәзәдән

Туктатам ул абыйны.

-И, абый, уйлыйсың озак,

"Ярыйны-ярамый"ны.

Апа бит ярата сине,

Син бераз тәвәкәллә.

Әти-әни дә һәм мин дә,

Сине үз иттек күптәннән

Шуны сизмисең мәллә?!

Туй көнен билгелә, абый,

Кучерың булам үзем.

Тиздән мин дә кияү буласы,

Язмышлар бердәй безнең.

Мин дә бит яратып йөрим,

Синең шаян сеңлеңне.

Апамны мин сиңа бирәм,

Сеңлеңне бирәсеңме?

...Килештекме, бир бишне.

Исбатланган мәсьәлә

Эзләдем, таптым, югалттым,

Инде яңадан эзлим.

Кем өметсез, ул табалмый,

Мин өметемне өзмим.

Ерак китмәдең, син Айда,

Күңелем белән тоям.

Ай чыгар болыт артыннан,

Яктырыр беркөн дөньям.

Кайтырсың җиргә кабаттан,

Җирнең бар тарту көче.

Туып-үскән үз төбәген,

Юк сагынмаган кеше.

Син, бераз шаярып кына

Югалып тордың шулай.

-Нишләр икән, эзләр микән,

Диеп, уйладың бугай?

Эзләп аптыраганны күреп,

Түзалмадың көлмичә.

Синнән мин дә, миннән син дә,

Качалмыйбыз бер ничек!

Тагын-тагын болай бүтән

Уйнамыйбыз "качышлы"

Бергә чакта гына татлы,

Ялгыз тормыш бик ачы.

-Ачыга төче керми, диеп,

Әйтүләре хак икән.

Ярның яныңда булуы-

Иң бәхетле чак икән!

Хәерле иртә, дусларым

Хак Тәгалә рәхмәте,

Барлык нәрсәдән көчле.

Рәхмәт йөзендә чагыла,

Иртәнге кояш төсе.

Коенсаң шул нурлар белән,

Һәм йөзсәң колач җәеп,

Белмәссең арып-талуны,

Хезмәттә кышын-җәен.

Иртәнге кояш чыгуы-

Тылсымлы бер манзара.

Сөбханаллаһ, сокланудан,

Калмый урын моң-зарга.

Шуңа да торамын таңнан,

Бу шифаны татырга.

Хәрәм безгә таңны күрми,

Иренеп-аунап ятырга.

-Иртә-кичтән хәерлерәк!-

Безнең бабалар сүзе.

Котлыйм:- хәерле иртә, дип,

Үземне һәм дә сезне-

Барча дус-ишләремне

-Хәерле иртә, хәерле хезмәти иртәләр.

Булчы разый...

Адәми зат берәүне,

Кызгана-җәлли белсә,

Кешегә әверелә.

Кулыннан килә торып та,

Ярдәм итми, йөз чөерсә-

Андый бәндә-

Хиссез, мәнсез,

Кеше булып өлгермәгән,

Йөри торган "бүрәнә",

Я, Раббым, атлатма мине,

"Бүрәнәләр" юлыннан,

Разый булчы гамәлемнән,

Зикер иткән, фикер йөрткән,

Шөкер иткән,

Дәһриләр чорында да;

-Бар ул Хак Тәгалә!-дигән,

Сине сөйгән колыңнан

Булчы разый, гафу рәхим.

Буйдак дусларга

(Киңәш йөзеннән)

Сөйгән ярым "Даныш"ныкы,

Таныштык "Ылгыма"да.

Иделдәй ага "Ылгыма"

Ул янымда булганда.

-Китмәсен, дип, агызып дулкын,

Тотып алдым күпердән.

-Асылъярым-сөйгән ярым,

Ташламамын гомергә.

Учлар-учта, күзләр-күздә,

Сүз-вәгъдә кабатлана.

Куйды язып "Су-Анасы",

Син, шаһит бул, "Ылгыма"

Никах күктә укыла да,

Җирдә тормышка иңә.

Яр буйлатып кылдык сәфәр,

Иңнәрне куеп иңгә.

Сүз куерталар камышлар:

-Буй-сыннары килешкән.

Тапмый калмый үзенә ярны,

Кем "Ылгыма"га төшкән.

Аерса да ике авылны,

Йөрәкләрне кавыштыра,

Су түгел аның ярыннан,

Мәхәббәт ташып тора.

Диңгез артларында түгел,

"Ылгыма" ярларында,

Буйдаклар, колак салыгыз,

Яшәп ята Асылъярлар,

Күрше авыл- "Данышта"

Көтмәгез килеп туктавын,

Чыгыгыз каршы язмышка.

Бәхет елмая егеткә,

Язмышы белән ярышса!

Хәмит Вәлиди

Имин юллар
Туган җирем Татарстан
Урау аның юллары.
Юлларында йөзләп-меңләп
Чаба машиналары.
Күптөрле машиналар
Зурысы бар, кечесе.
Каядыр ашыгалар
Берсе артыннан берсе.
Ә юлларның үз кагыйдәсе,
Һәм үз таләпләре бар
Боларны искә алмаган
Ашыгучылар да бар.
Юл аша чыккан чакта
Башта кара син сулга,
Аннан күзәт уң якны,
Автомобильләр юкмы?
Машиналар булмаса-
Ашыкмыйча юлдан чык
Берүк йөгерә күрмә,
Сиңа әле юл ачык!
Алда светофор бар икән-
Төсләренә кара син
Яшел янса тыныч кына
Юлны чыгып китәрсең.
Юлда уйнау куркыныч-
Шуны истән чыгарма
Машина йөрмәгән җирдә
Тыныч булыр уйнарга.
Автомобиль йөртүчеләр,
Рульдә бик сак булыгыз!
Юлда, сезнең дә йөридер
Улыгыз, я кызыгыз.
Әгәр син пассажир яки
Җәяүле, шофер икән,
Тиешле кагыйдәләрне
Җиренә җиткереп үтә!
Һәркем кагыйдәне үтәп
Җаваплык тоеп торсын
Һәлакәткә илтмәсен юл
Һәрвакыт имин булсын!
Налия Садриева, Олы Яңасала "Айгөл" балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев