Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укуда тугыз алдынгы котлаулар кабул итте

Бүген район Советы утырышлар залында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев уку алдынгыларын котлады. Ирина Кулагина, Анна Моисеенко, Айзирә Хәбибрахманова, Зөлфия Зарипова, Гөлүсә Зыятдинова, Фәннур Шәйхетдинов, Илүзә Шәйморзина, Инна Калеева, Гөлия Заһидуллина - Затон, Олы Кариле, Иске Казиле, Кама Тамагы татар, Сөйки, Олы Салтык мәктәпләре чыгарылышлары бүген район, мәгариф идарәсе, әти-әниләре, укытучылардан...

Бүген район Советы утырышлар залында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев уку алдынгыларын котлады.

Ирина Кулагина, Анна Моисеенко, Айзирә Хәбибрахманова, Зөлфия Зарипова, Гөлүсә Зыятдинова, Фәннур Шәйхетдинов, Илүзә Шәйморзина, Инна Калеева, Гөлия Заһидуллина - Затон, Олы Кариле, Иске Казиле, Кама Тамагы татар, Сөйки, Олы Салтык мәктәпләре чыгарылышлары бүген район, мәгариф идарәсе, әти-әниләре, укытучылардан котлаулар кабул итте. Алар имтиханнарны уңышлы тапшырып, унбер елга сузылган юлны укучы өчен иң югары бүләк - алтын медальгә тәмамлады. -Сез булдырдыгыз!- дип мөрәҗәгать итте укытучылар һәм ата-аналарга Зөфәр Галимулла улы. Әмма бер күңелсезлек өчен күңелдә төер бар, шулай да башка районнар һәм укучылар белән чагыштырганда укытучылар тырышкан. - Ә сезгә, - дип мөрәҗәгать итте ул медалистларга, - аерым рәхмәт. Сез безнең горурлык һәм өметбез. Хыялларыгыз тормышка ашсын, һәм сез халкыбызга, илебезгә әле тагын да зуррак файда китерерсез. Әти-әниләрегез сезнең казанышларга сөенсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев