27 июнь 2014 яңалыклары
-
Аттестат тапшырылды
Кичә Кама Тамагы урта мәктәбендә тугызынчы сыйныф чыгарылышларына төп гомуми белем турында аттестат тапшырылды.
-
Декларациядәге мәгълүматларда аерма юк
Бүген коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясе утырышы булды. МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин керемнәр турында декларациягә дәүләт хезмәткәрләре керткән мәгълүматларны тикшергәндә факттагы мәгълүматлар арасында аерма юклыгын билгеләп үтте.. Тикшерү өчен Росреестр, салым инспекциясе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына запрос ясатылган иде. Комиссия рәисе, МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев районда җир...
-
Укуда тугыз алдынгы котлаулар кабул итте
Бүген район Советы утырышлар залында МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев уку алдынгыларын котлады. Ирина Кулагина, Анна Моисеенко, Айзирә Хәбибрахманова, Зөлфия Зарипова, Гөлүсә Зыятдинова, Фәннур Шәйхетдинов, Илүзә Шәйморзина, Инна Калеева, Гөлия Заһидуллина - Затон, Олы Кариле, Иске Казиле, Кама Тамагы татар, Сөйки, Олы Салтык мәктәпләре чыгарылышлары бүген район, мәгариф идарәсе, әти-әниләре, укытучылардан...
-
Пушкин туган көне уңаеннан
26 июньдә "Богородский рай" үзәгендә А.С. Пушкин туган көненә карата чара үткәрелде. Чарада тернәкләндерү курсында дәваланучы инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре һәм өлкән яшьтәгеләр катнашты. Чара башында шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Аннары аның әкиятләре буенче төзелгән төрле конкурсларда катнаштылар. Һәр команда яхшы белем күрсәтте.
-
Наркотикларсыз тормыш
«Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә төркемле дәресләр үткәрелде. Айлык вакытында яшүсмерләргә буклетлар, белешмәләр таратылды. Шулай ук "Ключ" ДО, Кама Тамагы татар урта мәктәбенең профилактика отряды белән берлектә "Тартуны ташла - бу модада түгел" дип исемләнгән акция үткәрелде. Наркотикларга каршы айлык кысаларында 21 ата-ана, балигъ булмаган 100...
-
Казанга сәяхәт
25 июньдә "Өмет яры" приютында тәрбияләнүче 12 бала "Альпари" хәйрия фонды ярдәмендә Казанның "Ривьера" аквапаркында булды. Коену балаларда матур тәэсир калдырды, аларның күбесе Казанда беренче тапкыр, аквапарктан соң балалар өчен кафеда төшке аш оештырылды. Әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. С.Семина, директор вазыйфаларын башкаручы.