Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тиздән сентябрь

"Мәгариф учреждениеләрен 2012-2013 елгы уку сезонына әзерләү турында"гы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетының 2012 елның 5 июлендәге 742нче карары нигезендә мәктәпләрне кабул итүдә ведомствоара комиссия төзелде. 28 июльдә комиссия мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә йөреп кайтты.

Нәтиҗәләрдән ачыкланганча, Красновидово мәктәбендә бүгенге көнгә капиталь ремонт 72 процентка башкарылган. Түбәсе тулысынча алыштырылган, яңа тәрәзәләр куелган, канализация һәм җылыту системасын монтажлау тәмамланган. Хәзерге вакытта җылыту системасы опрессовкалана.
Мәктәп республика бюджетыннан 11,4 млн. сумга, җирле бюджеттан 1,5 млн. сумга финансланган. Ул 25 августта файдалануга тапшырылачак. 1 сентябрьдән балалар бакчасы мәктәпкә күчерелә.
Кайбер объектларда агымдагы ремонт башкарылган. Кама Тамагы штпдагы "Кояшкай" балалар бакчасында түбә ремонтлау тәмамланган. Тәмте мәктәбендә 180 кв метр түбә ремонтланган, урамдагы җылылык трассасы җылытылган, койма ясалган, пандус куелган.
Кирельск һәм Сөйки мәктәпләрендә мәктәп хезмәткәрләре һәм ата-аналар көче белән сыйныф бүлмәләренә агымдагы ремонт алып барыла.
Кама Тамагы татар мәктәбендә котельня стенасы һәм түшәме буялган, түбәсе ремонтланган, казан капиталь нигезгә урнаштырылган. Олы кариледә мәктәп көче белән җылыту системасы өлешчә ремонтланган. Затонда ашханәгә керү юлына, койма һәм баскыч мәйданчыкларына косметик ремонт ясалачак. Калган мәктәпләрдә косметик ремонт бирелгән заявка нигезендә алып барылачак.
Дәүләт янгын күзәтчелеге һәм куркынычсызлык таләпләре нигезендә 10 учреждениедә чарлаклар янгынга каршы эшкәртелгән, уку елы башланганчы тагын 9 мәгариф учреждениесендә эш башкарылачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы програмасы буенча тенеш, Красновидово, Тәмте балалар бакчаларына автомат янгын сигнализацияләре куелган.
"Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру турында"гы 2009 елның 23 ноябрендәге 261нче федераль закон нигезендә подрядчылар белән энергоаудит һәм эш урыннарын аттестацияләүгә сөйләшүләр алып барыла.
33 котельня мәгариф бүлеге балансында тора. Шуларның 18е газ ягулыгы, 5се- электр белән, 1се - каты ягулыкта эшли. 6 мәгариф учреждениесе үзәктән җылытыла. Хәзерге вакытта котельняларны кабат теркәүгә документлар Ростехнадзорга тапшырылды, лицензиягә документлар эшләнә. Август башында газ хуҗалыгы өчен җаваплы 5 кеше һәм электр хуҗалыгы өчен җаваплы 10 кеше укытылачак. Олы Бортас башлангыч мәктәбенә һәм балалар музыка мәктәбенә казаннар алу өчен документлар конкурска җибәрелде. Балтач мәктәбе өчен 28 тонна күмер кайтартуга килешү төзелгән.
Хәзерге вакытта мәктәпләрнең төп бурычы балалар куркынычсызлыган тәэмин итү булуын исәпкә алсак, җитди әзерлек эшләре алып барыла. "Татгазинвест"ЯАҖ газ белән тәэмин итүгә килешү; КИП техник хезмәт күрсәтүгә килешү; төтен юлларын тикшерүгә килешү; сигнализаторлар тикшерүгә килешү; "Газпромтрансгаз" белән газ приборларына хезмәт күрсәтүгә килешү; ОПО иминләү килешүе төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев