2 август 2012 яңалыклары
-
Кайчанга кадәр?
Кама Тамагындагы Җиңү паркы район үзәгендә яшәүчеләр һәм кунакларның гына түгел, вандалларның яраткан урыны.
-
Тиздән сентябрь
"Мәгариф учреждениеләрен 2012-2013 елгы уку сезонына әзерләү турында"гы Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитетының 2012 елның 5 июлендәге 742нче карары нигезендә мәктәпләрне кабул итүдә ведомствоара комиссия төзелде. 28 июльдә комиссия мәктәпләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә йөреп кайтты.
-
Кыр вахтасы
Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Кичәге көнгә тулаем район буенча игеннәр 5416 гектардан җыеп алынган, бу планның 20 процентын тәшкил итә. Узган көндә игеннәр нибары 445 га.дан җыеп алынган, югыйсә эш графигы буенча өч тапкырга артык булырга тиеш. Ленин исемендәге хуҗалыкта игеннәр мәйданнарның 37, «Кама Тамагы»...
-
Кайда күпме сөт савыла?
Cавым көтүен җәйләүләрдә асрау дәвам итә. Арзан азыкларда мөмкин булганча күбрәк продукция алып калырга тырышырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бер сыердан уртача көнлек иң югары савым - 14,4 килограмм Ленин исемендәге хуҗалыкта, бу узган ел белән чагыштырганда 4,2 килограммга артык. «Кама Тамагы» АХПда...
-
Вакансияләр ярминкәсе
9 августта район мәдәният йортында сәгать 9да вакансияләр ярминкәсе була. Мәшгульлек үзәге предприятиеләрнең кадрлар бүлеге вәкилләре белән берлектә эшсезләргә һәм эшләмәүче гражданнарга районыбызда һәм аннан читтә эшкә урнашу мөмкинлеге тәкдим итә.
-
Булышу- игелекле гамәл
Тукай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Балык Бистәсендә яшәүче Радик Нигъмәтҗанов һәм Фәрит Гайнуллин авыл зиратын төзекләндерүдә булышкан. Зират капкасын ясатып куйганнар. Алар тарафыннан бу беренче генә адым түгел. Авылдашларына да, балыкбистәлеләргә дә ярдәм итеп тора. Изге гамәлләр кылу өчен авылдашларыннан шактый кешене җыеп, якташлык оешмасы төзегәннәр.
-
Пенсия фонды тыңлый
1 августтан Россия пенсия фонды идарәсендә 074 «кайнар телефон»ы эшли башлады. Әгәр пенсия законындагы үзгәрешләргә бәйле сорауларыгыз барлыкка килсә, югарыда телгә алынган номер буенча сәгать 8дән 17.00 сәгатькә кадәр аңлатма сорап мөрәҗәгать итә аласыз.
-
Бергәләп булышыйк
1 августтан районда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды. Бүген ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән беренче сыйныфка баручыларның исемлеге булдырылган. 35 малай һәм кыз 1 сентябрьгә район оешмасы һәм учреждениесе җитәкчеләре кулыннан яңа букчалар, мәктәп кирәк-яраклары һәм спорт костюмнары алачак. Хәзерге вакытта 2-11 сыйныфлардан 1 сентябрьгә ярдәм күрсәтеләчәк укучылар исемлеге төзелә.
-
Комбайнчылар бүләкләнде
Инде хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның урып-җыю барышында районда ярыш шартлары, матди һәм әхлакый кызыксындыру чаралары гамәлдә. Кичә муниципаль район башлыгы урныбасары рөстәм гыйлметдинов узган өч көндә ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкән «Кама Тамагы» АХПның барыш бүлекчәсеннән 160 тонна ашлык суктырып, беренче урынны яулаган Фаяз Бакировка район флагы һәм МР...
-
Икмәк бәясе кыйммәт
Узган чәршәмбедә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит мөхәммәтшин Идел аръягы зонасының кайбер районнарында эш визиты белән булды. Юлындагы соңгы пункт - безнең район иде.